САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле райондашыбыз Дамир Гарифуллинның яңа китабы дөнья күрде

Китапның исеме - "Ачам йөрәк серемне...”

Күңел түрендә йөрткән җылы с үзләрне җиткерер, сөйләр  серләрен тыңлардай якын  кешеләре – аның иҗатын яратучылар булганына ул чиксез  сөенә. Элекке хезмәттәшебез,  бүгенге көндә актив хәбәрчебез  булган Дамир Хәйрулла улын без  дә бик якын итәбез. Ул 1993-1997  елларда “Сарман” газетасының  баш мөхәррире булып эшли. Язу- чылык хезмәтен дә нәкъ менә  редакциядә башлый.  

– Балачактан ук төшемә аккош керә иде. Армия хезмәтендә чагында да нәкъ бер төш кереп,  туган якларымны искә төшереп  торды. Өйгә кайтып, бер-ике ел  узгач, аккошларны төштә күрми  башладым. Әмма күңелемдә бу  кошларга карата тартылу көче  калды. Аларны иҗатымда да  кулланырга тырыштым. Шуннан мәхәббәт алиһәсен үземнең  туграмда сурәтләдем. Гарәпчә  язылган исемемә ул туры да килеп торды. Танылган рәссам  Нәкыйп Нәккаш аны матурлап,  бизәп бирде, - ди Дамир абый. 

Бу хакта язылган шигыре әлеге китабына кергән. 

Туграмда аккош сурәте

Бик бәләкәй чакта төшләремдә 

Коча иде мине аккошлар.

Мин ябышсам алар канатына,

Алып оча иде аккошлар.

Болытлардан өскә күтәрелеп,

Оча идек зәңгәр һавада.

Галәм гизгән безнең Гагариннар 

Җитте микән минем чамага?

Ансын әйтә алмыйм, очуымны

Күзәттеләр кебек таулар да.

Куллар болгап, сәлам бирә иде

Су буенда үскән таллар да.

Суда йөзә-йөзә, озата барды

Ташбаш, чабак, кызылканатлар. 

Зәңгәр күктә күргән матурлыкны 

Бетерерлек түгел санап ла.

Менә шулар мине еллар аша

Үсендереп тора һаман да.

Аккошларның ап-ак канатлары 

Очындырып йөртә Сарманда.

Аккошларның ап-ак каурыеннан 

Каләм калды минем кулымда.

Шуның белән дуслар күңеленә

Җырлар язам гомер юлымда.

Туграм булып, гарәп хәрефләре 

Аккош сурәтендә үрелгән.

Ишегалдыбызга ике аккош

Кунаклаган очкан җиреннән.

Аккошларым, җан дусларым булып, 

Гомерем буе, сизәм, алкышлар.

Ап-ак мамыкларын ак кар итеп, 

Китерерләр миңа ак кышлар.

Мин булырмын иң-иң бәхетлесе, 

Онытылыр сагыш-ялгышлар.

Вакыт җиткәч, Ходай әмере белән, 

Алып очар мине аккошлар...

 

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев