Җәмгыять

Хөрмәтле райондашларны Чәй көненә көтәбез

17 декабрьдә Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге үзенең абунәчеләрен инде барыбыз да яратып өлгергән традицион Чәй көненә көтә.

Ул 10.00 сәгатьтә башланачак һәм көн дәвамында үтәчәк. Шушында ук “Сарман” газетасының 90 еллыгына багышланган “Туксан яшькә – 90 бүләк” конкурсы җиңүчеләрен дә бүләкләячәкбез. Һәм, әлбәттә, район газетасына язылу да мөмкин булачак. Тагын бер сюрприз: бәйрәмдә катнашучыларны тәмле чәй өстәле дә көтәчәк. Кыскасы –рәхәт, күңелле һәм тәмле булачак! Бәйрәмнән читтә калмагыз һәм район газетасына язылуның уңайлы ысулыннан да файдаланып калыгыз, хөрмәтле райондашлар!


Нет комментариев