Без мәгълүматлар ташкыны ургып аккан заманда яшибез. Һәркөнне яңалыклар һәм төрле үзгәрешләр хакындагы хәбәрләрне ишетәбез. Аларны аңыбыз аша үткәрәбез, нәтиҗә ясыйбыз.
Кулларыбызда – хикмәтле телефоннар, планетабыз тормышын яктыртучы Интернет – кесәдә. Берәр сорау килеп туса, шул «пәрәвез оясы»н актара башлыйбыз, әзер җавап алабыз. Кызганычка каршы, комарлы уеннарга баштанаяк кереп чумган хроник авыру кебек, телефоннан башка яши алмаучылар арта бара. Тик, даими рәвештә Интернетка ябышып ятсаң, матур итеп җөмлә дә төзи алмый башларга мөмкин бит! Шул уңайдан бер кыйссаны бәян итәм. Башлангыч сыйныфларда белем эстәп йөргәндә, укытучы апа, «злой» сүзен кертеп, җөмлә төзергә кушты. Шулчак бер кыз бала сикереп торды да: «Ильдус злой!» – дип ярып салды. Билгеле инде, укытучы: «Бу тулы җөмлә түгел, мәгънәсе һәм эчтәлек ягыннан сай», – дип аңлатып бирде. Телефон фанатлары да шул кыз бала хәленә кала күрмәсеннәр, дип әйтәсем килә. Әйе, җөмләләр алар тулы бер күренешне, хәлне аңлатып бирергә тиешләр. Ә инде ул кызның миңа төрттереп алуының сәбәбе – дәфтәремне күчерергә бирмәгән идем.
Нанотехнологияләр һәм ясалма фәһем атлап кына түгел, йөгереп бара. Әйтик, яшьләр арасында, имтиханнар тапшырганда, яшерен аппаратура куллану очраклары күзәтелә. Ул аппарат шулкадәр кечкенә, хәтта колак эченә сыя. Үзе – югары технологияле, зур профессиональ осталык белән эшләнгән – шпионнар көнләшерлек. Шундый юл белән «укып чыгучылар» нинди белгеч булалар инде! Кыскасы, Интернетка артык табынмаска иде. Аңыңны, эчке дөньяңны үзең укып, эзләнеп баетуга ни җитә! Бу очракта, һичшиксез, балаларыгыз, оныкларыгыз өчен «аяклы энциклопедия» булырсыз. Үрмәкүч пәрәвезенә эләгеп, ычкына алмыйча тыпырчынып яткан бөҗәк кебек, Интернет челтәренә ябышып калмыйк, җәмәгать! Гаджет, нейрочелтәр, ясалма фәһем, гомумән, электроникага кирәгеннән артык бәйле булып яшәү яшүсмернең мөстәкыйль фикерләү сәләтенә кире йогынты ясый. Моның нәтиҗәсе бигрәк тә мәсьәләләр чишкәндә сизелә икән. Бу хакта чаң суктылар инде.
Бер өлкән яшьтәге ханымның сөйләвенә караганда, оныгы бәдрәфкә кергәндә дә телефонын үзеннән калдырмый икән, бик эчем поша, һич аерып булмый, ди әлеге апа. Рәхәтләнеп, яшьлегенең кадерен белеп, табигать кочагында уйнап үсәсе урынга, көннәр буе өй тавыгы булып, телефонына берегеп утыра, дип зарланып та алды. Әйе, урынлы зарлана, ишетеп һәм күреп торабыз. Шул телефоннан сөйләшеп барганда, җәяүлеләр дә, шулай ук руль артында утыручылар да даими юл һәлакәтләренә дучар булалар. Хәзер бит техника заманы, урамнарда игътибарлы һәм бик сак булу кирәк.
Телефонсыз яши алмаучылар – мошенниклар өчен дә зур бүләк. Күпме яшьләр, хәтта акыл утырткан зурлар да кырыкалдарлар кулына эләгеп, бик авыр хәлләргә калалар. Югыйсә, төрле мәгълүмат чаралары аша кисәтеп тә торалар, әмма тиешле нәтиҗә генә күренми. Күбрәк газетадагы яңалыкларны укырга, телевизор аша да ил-көн хәбәрләре белән танышып барырга кирәк. Телефон белән «уйнап» яшәп, реаль чынбарлыктан артта калмагыз. Йоклаганда, телефоннарын мендәр астына тыгып ятучылар яки өстәл артында утырганда, бер күзләре – ризыкта, икенчесе телефонда булучылар, урамда да колакларыннан төшермәүчеләргә бер генә соравым бар – «Сез үзегезгә үзегез хуҗамы?» Кеше белән электроника түгел, ә үзенең акылы идарә итәргә тиеш. Гомерне заяга уздыру чарасына бәйлелек – кол булып яшәү ул. Начар гадәтләрдән арынып, азат һәм бәйсез, якыннарыңа һәм илеңә файда китереп гомер кичерү – яшәү асылы. Тормышыбызның мәгънәсе шул булырга тиеш.
Язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйм:
Электроник түгел, кеше мин,
Телефонга ябышып ятмыймын.
Мәгълүмат ташкынына ияреп,
Упкынга таба акмыймын...
Илдус Фәйзуллин, Сарман авылы.
Нет комментариев