Әниле-кызлы Эльза һәм Наилә Гыйльметдиновалар гаилә проектында катнашалар
Җәмгыять

Әниле-кызлы Эльза һәм Наилә Гыйльметдиновалар гаилә проектында катнашалар

Быел республикада мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия учреждениеләре педагоглары өчен «Кызлар-әниләр» дигән гаилә проекты гамәлгә ашырыла.

Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре һәр кеше тормышында зур роль уйный. Бу бигрәк тә балалар бакчалары тәрбиячеләренә кагыла. Чөнки алар, аеруча зур гаилә әгъзалары, җылылык һәм кайгыртучанлыкның аерым бер атмосферасын тудыралар, балага үзен кирәкле һәм мөһим кеше итеп тоярга ярдәм итәләр. Нәкъ менә шушы кыйммәтләр нигезендә сабыйлар үзара хөрмәт, ярдәмләшү һәм мәхәббәт кебек күркәм сыйфатларның беренче дәресләрен алалар. Шулай итеп, тәрбиячеләрнең гаилә кыйммәтләре тәрбия процессының аерылгысыз өлешенә әйләнә. Югарыда телгә алынган «Кызлар-әниләр» проектын гамәлгә ашыруның беренче төп сәбәбе дә – шушы.

Аны Гомумроссия мәгариф Профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы ярдәме белән территориаль профсоюз оешмалары оештырды. Ул Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү елына багышланды һәм аннан безнең район да читтә калмады.

Проект дөнья күргәч тә, без районның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү тармагында хезмәт куючы гаилә династияләрен барладык һәм эш планы төзедек. Аңа август ахырында старт бирелде. Проектта катнашучылар белән күп кенә чаралар оештырдык, диде бу уңайдан Гомумроссия мәгариф Профсоюзының Сарман территориаль профсоюз оешмасы рәисе Римма Хафизова.

Чара балалар бакчаларында тәрбияче булып хезмәт куючы әниле-кызлы, әби белән онык кебек гаилә парларына исәпләнгән. Аның максаты – гаилә бәйләнешләрен ныгыту, югарыда телгә алынганча, тәрбияче һөнәренең буыннан-буынга күчүенә булышлык итү, аның абруен арттыру. Безнең районнан анда Сарманның «Сандугач» балалар бакчасы  тәрбиячесе Эльза  Гыйльметдинова һәм аның кызы – Чаллы шәһәренең 82-нче санлы «Көнбагышкай» балалар бакчасының логопедик төркеме тәрбиячесе Наилә Гыйльметдинова катнашалар. Алар проект кысаларында уздырылган «Фотосессия», «Профсоюз юл ача» кебек чараларда үз-үзләрен танытканнар инде. Беренчесенә аларның төрле образларда төшкән фотолары юлланса, икенчесе кысаларында алар районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә барганнар. Ә 18 ноябрь көнне «Сандугач» балалар бакчасында мастер-класста һәм мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова һәм Римма Хафизова катнашындагы «Эшлекле иртәнге аш»та булдылар. Мастер-класста район тәрбиячеләренең ярмалардан экопанно ясау процессын күзәтсәләр, «Иртәнге аш»та район мәгариф хезмәткәрләре җитәкчесенең  сорауларына җавап бирделәр, үзләре турында сөйләделәр.

Бу һөнәрне сайлавыгыз бик яхшы. Балалар белән эшләү бик рәхәт.  Сез мәңгегә яшь һәм бала күңелле булып каласыз, балачак иленнән гомер буена аерылмыйсыз, диде, сөйләшүгә йомгак ясап, Гөлназ Тәлгать кызы.

Әниле-кызлы Эльза һәм Наилә Гыйльметдиновалар гаилә проектында катнашалар

Эльза  һәм Наилә Гыйльметдиновалар проект кысаларында шушы ук көнне бер-берсенә юллама да яздылар. Ә без, үз чиратыбызда, аларның уңыш серләрен ачыкларга тырыштык.

Эльза Фоат кызы Зур Нөркәй авылында туып-үскән. Белемгә омтылышы Габдерәхим бабасы белән Җинан әбисеннән үк күчкән, күрәсең, алар заманына күрә шактый гына укымышлы кешеләр булганнар. Әти-әнисе дә – авылның абруйлы кешеләре. Замандашларының искә алуынча, авыл китапханәсендә Фоат абый укымаган китап калмаган да, ахры. Соңыннан ул үзлегеннән дини белем алган, гарәп графикасын өйрәнгән, аннан соң шактый еллар Зур Нөркәйдә мулла вазифаларын башкарды. Бүгенге көндә – бакыйлыкта. Ә Әсфия апа балалары игелеген, оныклары куанычын күреп яши.

Әниле-кызлы Эльза һәм Наилә Гыйльметдиновалар гаилә проектында катнашалар

Белемгә омтылышым әби-бабам һәм әти-әниемнән күчсә, һөнәр сайлавымда апам Фәридәнең йогынтысы зур булды. Ул күп еллар Зур Нөркәй авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кечкенә чагымда һәрвакыт аның янына бара идем, бакчада миңа бик ошый иде, дип искә ала Эльза Фоат кызы.

Алар хакында «энә белән җеп» дип әйтергә дә мөмкиндер. Фәридә Фоат кызы мәктәпне тәмамлауга, Чаллы педагогия көллиятенә укырга керә, ул диплом алып китүгә, артыннан ук әлеге уку йортына Эльза барып керә. Ул көллиятне бетергәндә, апасы диплом ала, ләкин урыны буш калмый, артыннан ук сеңлесе дә шушында укырга килә.

Безне хәтта укытучылар да таный, апалы-сеңелле икәнлегебезне беләләр иде, дип искә ала Эльза.

Аларның ике абыйлары – Фәнис белән Фәрит тә педагогикага ят кешеләр түгел. Фәнис Мөхәммәтшин күп еллар аграр көллияттә производствога  өйрәтү мастеры булып хезмәт куйды, республикага, Россиягә билгеле Ворлдскиллс чемпионнары тәрбияләде, быел лаеклы ялга чыкты. Фәрит Чаллы заводларының берсендә эшли, шәһәр мәктәпләрендә милли көрәш түгәрәген алып барган, ике игезәк улында – Илгиз белән Илһамда да спортка карата мәхәббәт тәрбияләгән. Сүз уңаеннан Алсу апалары турында да әйтеп үтик: үзе сәүдә тармагында хезмәт куйса да, кызы Эльмира – Яр Чаллы шәһәренең музыка мәктәбе укытучысы.

Ә Эльза Фоат кызы хезмәт юлын Петровка Завод балалар бакчасында башлый.

Һөнәри чирканчыкны анда алуыма бик сөенәм. Ул вакытта ук ул районның алдынгы бакчаларыннан санала, коллективы бик көчле иде аның. Алар белән хәзер дә аралашып торам. Соңыннан районның башка авылларында да эшләргә туры килде. Тәрбияче, бакча мөдире вазифаларын башкардым. Кыскасы, кая кушсалар, шунда бардым, ди ул.

Ә «Сандугач»ка ул моннан ун ел элек – бакча ачылуга ук килә. Тәрбияченең хезмәт нәтиҗәсе, укытучыныкы кебек үк, икенче көнне үк күренми, моның өчен хәтта айлар гына да түгел, еллар кирәк. Аның нигезендә бала карау гына түгел, югары һөнәри әзерлекне таләп итүче күпкырлы педагогик хезмәт һәм иҗат ята. Кыскасы, бала тәрбияләү – ул шәхес тәрбияләү, аның һәм җәмгыятьнең киләчәге өчен нигез салу, дигән сүз.

Балалар белән күп төрле чаралар үткәрәбез. Иң истә калганы   2019 елда Бөтенроссия күләмендә җиңү яулау. Шимбәгә каршы кичтә бакча мөдиребез шалтырата. «Иң матур күлмәгеңне киеп кил, сезне котлаячаклар», ди. Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Кем котлый? Шимбә бит әле бакчаның ял көне дә! Янгын куркынычсызлыгы буенча рәсем конкурсында җиңгәнбез икән. Башта район этабында катнаштык, соңыннан эшебезне республикага җибәрделәр, аннан – Рәсәй турына ук. Безне Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Татарстан региональ бүлекчәсе рәисе Радик Камалетдинов тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Ике яшьлек балалар белән «Лилия» балалар бакчасында уздырылган бәйгедә катнашуыбызны да кайберәүләр хәтта сенсация итеп кабул иттеләр. Ә Эльза Солтанова белән Актанышта уздырылган «Һөнәргә беренче адымнар» чемпионатында II урынны яуладык. «Татар кызчыгы, татар малае» конкурсыннан да бер елны да читтә калмыйбыз. Балаларны мөмкин булган һәр бәйгедә катнаштырырга тырышам. Ата-аналарга да бик рәхмәтлемен, алар да бик активлар, конкурсларга барганда, һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Мәктәпкә киткән балалар турында укытучылардан уңай сүзләр ишетү дә, урамда күргәч, килеп кочаклап алулары да бик күңелле. Әти-әниләрдән дә: «Менә сез рәсем конкурсында,  шундый-шундый бәйгедә катнаштырдыгыз...» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә, – ди Эльза Фоат кызы.

Аның кызы – Наилә Нәсим кызы да, әнисе кебек үк, тәрбияче хезмәте белән балачакта ук таныша, булачак һөнәренә әнисе эзеннән килә: ул укыган педагогик көллиятне тәмамлый, балалар бакчасына эшкә килә, хәзерге вакытта читтән торып әнисе укыган педагогия институтында психолог һөнәрен үзләштерә. «Әниеңә карап сайлагансың. Ул эштән канәгать булмаган йөз белән яки арган-талган кыяфәттә кайтса, сайламаган булыр идең. Әниеңнең үз хезмәтен яратып башкаруы синең дә әлеге һөнәрне сайлавыңа этәргеч биргән», – диюче Гөлназ Тәлгать кызы мең кат хаклы!

Әниле-кызлы Эльза һәм Наилә Гыйльметдиновалар гаилә проектында катнашалар

Мин бакчада әнием төркемендә тәрбияләндем. Аның балаларны һәм үз эшен ничек яратуын күреп үстем. Ул мине кечкенә чагымда ук  бәйрәм иртәләрендә, төрле чараларда катнаштыра иде. Кечкенәләр белән эшләү бик ошый. Миңа бүгенге көндә 21 яшь, әмма балалар янында үземне һаман да бала кебек хис итәм. Үземне еш кына алар урынына куеп карыйм, сабыйлар урынында булсам, нишләр идем икән, дип уйлыйм, – ди Наилә.

Аның хезмәт юлын башлавына әле ел ярым гына. Тәрбиячеләргә ярдәмгә килүче дәүләт программаларының булуы нинди яхшы! Шушы вакыт эчендә әңгәмәдәшем «Яшь педагог» грантын алган, хәзерге республикакүләм проектта да уңышлы катнаша. Ләкин беркемгә дә сер түгел – барлык кеше дә гомер буе сайлаган һөнәренә тугры кала алмый. Тәрбия һәм белем бирү кебек четерекле тармакны  сайлаганнар арасында  андыйлар күбрәктер дә әле. Шуңа күрә Наиләнең киләчәккә планнары белән дә кызыксындык. «Гомерлеккә сайладым, дип уйлыйм», – диде ул. Юлламага да: «Миңа үрнәк һәм өлге булганың өчен рәхмәт, әнием!» – дип язган ул. «Минем эшемне дәвам итүчем барына бик сөенәм», – дигән әнисе дә.

Быелгы ел минем өчен бик истәлекле. Улым Нияз мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт энергетика университетына укырга керде, Наилә педагогия институтына. Икесе дә бюджет урыннарына үтә алдылар. Әниле-кызлы проектта катнашуыбыз да – зур куаныч. Мондый чаралар сайлаган һөнәребезгә хөрмәтебезне арттыралар, тагы да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирәләр. Аны оештыручыларга бик рәхмәтлемен. Бакчабыз мөдире Лилия Вәлиева һәм хезмәттәшләремнең дә һәр адымда ярдәмнәрен тоям, – ди сабыйларга 31 ел гомерен багышлаган тәрбияче.

Әниле-кызлы Эльза һәм Наилә Гыйльметдиновалар гаилә проектында катнашалар

Без дә хезмәттән тәм һәм ямь табып, балаларны яратып һәм ялкынланып эшләүче әни белән кызга тагы да зуррак уңышлар телибез. Ә проектка нәтиҗә ел ахырында – Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү елын  йомгаклау чарасында ясалачак.

Зөлфия Шәрипова


Нет комментариев