Фәрит Хөснуллин Сарман районы әниләрен бәйрәм белән котлады
Котлаулар

Фәрит Хөснуллин Сарман районы әниләрен бәйрәм белән котлады

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын — газиз әниләрне иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсе булган Әниләр көне белән котлады.

Район башлыгы үзенең котлавында ана образының тормыштагы зур әһәмиятен ассызыклый һәм һәр гаиләнең нигезен тәшкил итүче хатын-кызларга тирән рәхмәтен җиткерә.

«Хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән котлыйм. Әни – игелек, мәрхәмәт, җылылык, сабырлык, өмет, мәхәббәт, иман, көч һәм илһам чыганагы. Әни кеше – гомере буе газиз баласының саклаучы-яклаучы фәрештәсе, терәге, тормышында юнәлеш бирүче, чын күңелдән уңышларына сөенүче һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче илаһи зат. Барлык әниләргә балаларыгыз турында армый-талмый кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сүзләремне белдерәм», — дип мөрәҗәгать итә Фәрит Хөснуллин.

Котлау сүзләрендә күп бала тәрбияләүче һәм уллыкка-кызлыкка бала алган аналар, шулай ук авыр сынаулар аша узган буын вәкилләре аерым билгеләп үтелә.

«Күп бала тапкан һәм тәрбиягә алган балаларны үстереп, аларга ана назын биргән ханымнар, газиз ул һәм кызларын яу кырына озаткан, сугыштан соңгы авыр елларда тормыш йөген үз иңнәрендә күтәргән һәм балаларын Ватанны сакларга озаткан аналар! Сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм һәм сезнең чиксез сабырлыгыгыз, батырлыгыгызга сокланам», — дип ассызыклый район җитәкчесе.

Язма ахырында район башлыгы барлык әниләргә иминлек һәм бәрәкәтле тормыш тели:

«Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы гомер, тынычлык, иминлек телим», — дип тәмамлый котлавын Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы.


Нет комментариев