Җәмгыять

Кемнәр 2026 елда пенсия алачак?

2026 елда картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукына 1962 елгы ир-атлар һәм 1967 елгы хатын-кызлар ия булачак.

Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Пенсия билгеләнсен өчен ике төп таләпне үтәү мөһим:

 * Иминият стажы: ким дигәндә 15 ел;

 * Пенсия коэффициентлары: 30дан аз булмаска тиеш.

Әгәр кешенең стажы яки коэффициентлары җитми икән, ул хезмәт эшчәнлеген дәвам итә яки иминият взносларын ирекле рәвештә түли ала.

Игътибар итегез: тиешле стаж һәм коэффициентлар булмаганда, гражданнарга бары тик социаль пенсия генә биреләчәк. Ул стандарт пенсия яшеннән биш елга соңрак билгеләнә: ир-атларга — 70, хатын-кызларга 65 яшьтә тапшырыла.


Нет комментариев