Кечкенә “зөбәрҗәт”ләр “Уенфест” фестивалендә катнаштылар
Мәдәният

Кечкенә “зөбәрҗәт”ләр “Уенфест” фестивалендә катнаштылар

.

  • Зөр Нөркәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбленең балалар төркеме 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көнендә Казан Кремлендә үткәрелгән 1 нче Республика “Уенфест” традицион уеннар фестивалендә катнаштылар, бәйрәм кунаклары алдында чыгыш ясадылар.
    Бәйрәм башында биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды, традицион уен мәйданчыкларын карады.
    Балалар бәйрәмнән күтәренке күңел белән кайттылар.
 
 
 

Нет комментариев