Казанда меңнән артык электромобиль теркәлгән
Казанда теркәлгән электромобильләр саны меңнән артып киткән.
Бүгенге көндә аларның саны 1096 га җиткән. Бу турыда “Татар-информ” МА хәбәр итә.
Шәһәр мэриясе хәбәр итүенчә, 2025 ел башыннан гына да парковка рөхсәтләре реестрына электр тягасындагы 281 яңа машина керткәннәр. Мондый транспорт чаралары ияләре шәһәр урамнары буендагы муниципаль парковкаларда (инвалидлар өчен урыннардан тыш) бушлай парковкаларга хокуклы. Бу ташлама гибрид авто хуҗаларына кагылмый.
Реестрга кертү өчен Транспорт комитетына, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә кирәк.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев