САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда Газа секторының зыян күргән халкына гуманитар ярдәм җыю үзәге эшли башлый

3 ноябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Казанда Газа секторының зыян күргән халкына гуманитар ярдәм җыю үзәге эшли башлый. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гуманитар ярдәмне ике адрес (кечкенә габаритлылары: Патрис Лумумба урамы, 4, 112 бүлмә («Ярдәм янәшә» хәрәкәте офисы); зур габаритлылары: Мәҗит Гафури урамы, 46) буенча кабул итәчәкләр. Кайнар линия телефоннары: 8 (843) 273-16-72; 8 (800) 350-02-16.

Кирәкле товарлар һәм азык-төлек исемлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Кызыл ярымай фонды тарафыннан билгеләнгән.

Анда балалар һәм олылар өчен азык-төлек; гигиена чаралары; балалар өчен товарлар; көнкүреш әйберләре керә. Тулы исемлек, шулай ук белешмә мәгълүмат белән ярдям.рф сайтында танышырга мөмкин.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды адресы: Казан, Тукай урамы, 89. Телефоны: 8 (843) 225-33-22.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев