Казанда «Абилимпикс-2026»: ветераннар осталык ярышында көч сынаша
Бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннар өчен «Абилимпикс-2026» һөнәри осталык чемпионаты старт алды. Ярышларда илнең 86 төбәгеннән 600дән артык кеше үз көчләрен сыный. Бу чара инвалидлыгы булган шәхесләрнең хезмәт потенциалын ачуга ярдәм итә, аларга яңа һөнәрләр үзләштерергә мөмкинлек бирә, дип яза «Татар-информ» МА.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чемпионатта катнашучыларга юлламасында: «Сез – чын патриотлар, көчле рухлы шәхесләр. Һәрберегез үз эшегездә осталык кына түгел, ә тормыштагы ныклыгыгыз белән дә үрнәк күрсәтәсез. Сезгә нык сәламәтлек, яңа казанышлар һәм бөтен планнарыгызның тормышка ашуын телим!» – дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев