САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда 15 мартта яңа температура рекорды теркәлде

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 15 мартта Казанда һава температурасының яңа рекорды теркәлде.

Шәһәр метеостанциясендә термометрның терекөмеш багынасы +11,6 градуска кадәр күтәрелде. Бу 15 март өчен күзәтелгән иң югары күрсәткеч: моңа кадәрге абсолют максимумнар 2020 елда (+8,0 градус) һәм 2025 елда (+7,0 градус) булган иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 13 һәм 14 март көннәрендә дә республикада температура рекорды яңартылды.

Шул ук вакытта Сарман районында 16 мартта һава торышы тотрыклы булачак. Синоптиклар хәбәр итүенчә, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемнәрсез. Төнлә һава температурасы -2..-6 градус, аязганда -9 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава +3..+7 градуска кадәр җылыначак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана, шуңа күрә машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән аеруча игътибарлы булу сорала. Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев