Казан ярышлардан гөрләп тора
1913 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлекнең төп этабы булып тест ярышлары тора. Узган ел Казанда пляж волейболы буенча берничә турнир, Континенталь Кубокның Зональ стадиясе Этабы һәм Россия чемпионатының II этабы, авыр атлетика, өстәл теннисы буенча Европа чемпионаты, студентлар арасында Бөтенроссия ярышлары үткәрелде. Моннан тыш, Казанга Россия һәм Бразилия командалары...
1913 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлекнең төп этабы булып тест ярышлары тора. Узган ел Казанда пляж волейболы буенча берничә турнир, Континенталь Кубокның Зональ стадиясе Этабы һәм Россия чемпионатының II этабы, авыр атлетика, өстәл теннисы буенча Европа чемпионаты, студентлар арасында Бөтенроссия ярышлары үткәрелде. Моннан тыш, Казанга Россия һәм Бразилия командалары арасында Дэвис Кубогының Дөнья төркеме плей-оффы матчы үткәрү ышанып тапшырылды. Тест ярышлары барлык юнәлешләр буенча әзерлекнең ни дәрәҗәдә булуын билгеләргә ярдәм итә. Ә 27 нче август-9 нчы сентябрь көннәрендә студентлар арасында берьюлы өч дөнья чемпионаты үткәрелә. Аларны оештыруда барлык профильле министрлыклар катнаша. Тест ярышлары дисәк тә, алар халыкара дәрәҗәдәге ярышлар. Әйтик, байдарка һәм каноэларда ишү чемпионатында 18 илдән 177 спортчы катнашса, ату һәм академик ишү буенча үткәрелә торган ярышларга спортчылар 30 илдән көтелә. Спортчылар ярышларның оештырылышын, спорт объектларының сыйфатын, хезмәт күрсәтүне югары бәялиләр. Казанда үткәрелә торган ярышларда республика вәкилләре Артем Косов, Николай Теплый, Светлана Крашенинникова, Альбина Шакирова да катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев