Яшәү дәверендә адәм баласы төрле сынаулар аша үтә.
Тормыш булгач, бөтенләй яңа мохиткә, мәдәнияткә, телгә ияләнергә мәҗбүр буласың. Көчле кешеләр мондый сынауларны лаеклы үтәләр. Кәүҗияк авылында яшәүче Римма Обечова да – нәкъ шундыйлардан.
– Туу таныклыгымдагы «Милләт» графасында «татар» дип язылган булса да, моннан утыз ел элек татарча бер сүз дә белми идем әле. Чыгышым белән мин – катнаш гаиләдән: әтием Сергбай казах иде, әнием Мөнирә – татар. Таҗикстанда туып-үстем мин. 1993 елда Татарстанга – әнием ягыннан бабамның туган авылына кайтып төпләндек. Ул, 1943 елда Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткач, гаиләсе белән Үзбәкстанга киткән булган, – ди ул.
Римма ханым турында тулырак язманы район газетасының 4 ноябрь саныннан укый алачаксыз.
Нет комментариев