Яхшы-Каранда Әнәс абый Ибатуллинның «Урманнарга керәм» дигән җыентыгын тәкьдир итү кичәсе узды
.
25 нче февраль көнне авыл клубында шушы авылда туып-үскән, шушы тебәктә яшәгән, гомерен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаган, бүгенге көндә бакыйлыкта булган, үзеннән соң мирас итеп матур-матур шигырьләр язып калдырган Әнәс абый Ибатуллинның "Урманнарга керәм" дигән җыентыгын тәкьдир итү кичәсе үткәрелде. Кичәдә шагыйрьнең туганнары,балалары, кәләмдәшләре-"Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары катнаштылар. Алар авторга багышлаган шигырьләрен сөйләделәр, хатирәләрен барладылар. Кичә Әнәс абыйның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән урелеп барылды. "Табигатьнең тугры баласы" исемле күргәзмә төзелеп,тәкьдим ителде.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев