Иске Минзәләбаш мәктәбендә "Көзге бал" бәйрәме узды
Мәгариф

Иске Минзәләбаш мәктәбендә "Көзге бал" бәйрәме узды

29 октябрь көнне Иске Минзәләбаш мәктәбендә барыбыз да яратып һәм көтеп ала торган “Көзге бал” бәйрәме узды.

Бәйрәмне оештыручылар - 6 нчы сыйныф укучылары. Бәйрәм күңелле һәм мавыктыргыч булды. Укучылар "Көзге муллык кыла тантана " исемле күргәзмә дә ясап куйдылар. Җырлар да, шигырьләр дә, театральләштерелгән тамашалар да күрсәтелде. Соңыннан балалар чәй табынына рәхим иттеләр, татарчага рәхәтләнеп биеделәр.

 


Нет комментариев