САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары гөлләрнең файдалы яклары турында белделәр

Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбендә «Бүлмә гөлләре турында кайгыртырга өйрәнәбез» дип исемләнгән танып-белү дәресе оештырылды.

Укучылар төп кагыйдәләр белән таныштылар: су сибәргә, туфракны йомшартырга, яфракларны тузаннан чистартырга һәм коры өлешләрне кисәргә өйрәнделәр. Егетләр һәм кызлар, үзләре дә мәктәптә үстерелүче гөлләр белән эшләп карап, аларның бүлмәдә нинди файда китергәнлеген белделәр. Чара табигатькә карата сакчыл караш һәм тере организмнар өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев