САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер авыл җирлегендә халык җыены узды

Бүген Иске Кәшер авыл җирлегендә халык җыены үтте. Авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде, быелга планнары белән уртаклашты. Аннан соң «Җәлил» агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин, полициянең участок уполномоченные Руслан Харисов чыгышлары тыңланды. Җыелышта муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм районның 2016 елдагы социаль-икътисади хәле...

Бүген Иске Кәшер авыл җирлегендә халык җыены үтте. Авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде, быелга планнары белән уртаклашты. Аннан соң «Җәлил» агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин, полициянең участок уполномоченные Руслан Харисов чыгышлары тыңланды. Җыелышта муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм районның 2016 елдагы социаль-икътисади хәле белән таныштырды.

Соңыннан халыкның сорауларына җаваплар бирелде, авыл җирлеге тормышында актив катнашучыларны бүләкләделәр. Урта Кәшер авыл клубына "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсеннән теннис өстәленә сертификат тапшырылды.

Тулы язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев