Иске Кәшердән Радик Рамазанов гаиләсе белән бәхетле
8 Март – хатын-кызларга карата матур сүзләр әйтү, аларның тормышыбызда нинди роль уйнаулары хакында тагын бер кат искәртү, аларның күркәм сыйфатларын билгеләп үтү өчен менә дигән җай, сәбәп.
Кешелекнең беренче яртысы – ир-егетләребез әйтүенчә, хатын-кыз – көчле затларыбыз өчен терәк-таяныч, илһам чыганагы, бөек эшләргә рухландыручы. Бәйрәм уңаеннан без берничә ир-атка мөрәҗәгать иттек һәм алардан гүзәл затларга карата нинди фикердә һәм мөнәсәбәттә торуларын сораштык.
Радик Рамазанов, Иске Кәшер авылы:
– Тормыш иптәшем Разия белән өч кыз үстердек. Олы кызыбыз Резедәгә күптән түгел 37 яшь тулды. Шунысы кызык: сез миннән Халыкара хатын-кызлар көне хакында сораштырасыз, ә аның туган көне Ватанны саклаучылар көненә туры килә. Уртанчыбыз Рәзилә Резедәдән яшь ярымга гына кече. Икесе дә – тормышлы, Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Кече кызыбыз Миләүшәгә быел 27 яшь тула, ул Германиядә яши һәм шунда эшли.
Күрәсез, хатын-кызлар минем тормышта бик зур роль уйныйлар. Хатынымның әнисе Галия дә безнең белән яши бит, өч оныгымның берсе – кыз, Самирага 11 яшь тулды. Хатын-кызлар булмаса, миңа тормыш бүләк итүче дә булмас иде. Алар – минем таянычым, иң кадерле кешеләрем.
Гомумән, минем өчен «хатын-кыз» сүзе «мәхәббәт» сүзенә тиң. Мин аны туган җиргә, илгә, урман-кырларга, көн-төнгә, эшкә, якыннарга, туганнарга һәм башкаларга мәхәббәт белән күзаллыйм. Ул булган җирдә бар да яхшы, уңай. Хатын-кыз шушы хикмәтнең үзәген, нигезен тәшкил итә.
Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан, барлык гүзәл затларны да Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм, сәламәтлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев