Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Кәшердән Кыйммәт Галиев гомер буе атлар асраган

Татар халкы, Сабантуй һәм ат... Бу өч сүздә, нинди генә заманнар җитмәсен, бер-берсеннән мәңгегә аерылмый торган бәйләнеш бар. Халкыбызның гасырлардан гасырларга күчеп килгән милли бәйрәме җитсә, күз алдына җилдәй җитез атлар да килеп баса.

Алар борын-борыннан татарлар өчен йорт хайваны, юл йөрү өчен транспорт кына булып калмаганнар, сугышчының – канатлы юлдашы, юл йөрүченең – туендыручысы, икмәк игүченең төп горурлыгы булганнар. Меңнәрчә еллар буена халкыбыз өчен тормыш, җиңү һәм ирек билгесен аңлатканнар. Мөгаен, шуңа күрәдер дә төп тантанабыз – Сабантуйларның таҗы булып ат чабышлары тора. Халкыбыз әйткәнчә, милли бәйрәмебез аның җаны икән, ат – аның йөрәге. Ләкин чабышлар спорт кына түгел, кеше белән ат бәйләнеше – татар тормышының мәңгелек күчәре дә. Иске Кәшер авылында яшәүче Кыйммәт Галиев өчен дә бу акыллы хайваннар гомер буена татарлыкны саклау, аның данын килер буыннарга тапшыру ысулы булганнар.

– Билгеле булганча, техника заманы җиткәнче, халкыбыз тормышында атлар төп урынны алып торганнар. Һәр хәллерәк татар хуҗалыгында ат булган. Минем үземә әти белән үсәргә насыйп булмады. Апам кияүгә чыгып китте, абыем да, үсеп җиткәч, үз тормышын корды. Өйдә әнием белән икебез генә калдык. Билгеле, җиңел булмады. Ләкин авылдан китү турындагы уй башыма кереп тә карамады, китәргә күңелем тартмады. Сигез сыйныфны тәмамлауга, фермага терлекче булып килдем, ат җигеп эшли башладым, малларга азык ташыдым. Бу акыллы хайваннарны бик яраттым. Без яшь чакта авыл баласы ат арасында үсә иде инде ул, – дип искә ала ул.

Фермада хезмәт кую дәверендә өч ат белән эшләргә туры килә аңа. Өчесе дә – гади, колхоз, эш атлары.

– Башта кечерәк гәүдәле атны җиктем, соңыннан зуррак гәүдәле җирән ат бирделәр. Аннан соң зур гәүдәле соры ат алып кайттылар. Берсенең дә кушаматы юк иде. Хәер, аларга исем кушу кирәк тә булмагандыр. Чөнки, торакка килеп кергәнче үк, ат хуҗасын аяк атлавыннан, тавышыннан, гәүдәсеннән үк танып ала, пошкырынып, башларын болгап сәлам бирә, – дип сөйли Кыйммәт абый.

Ләкин терлекче булып озак эшләми ул, ике елдан – 19 яшендә машина руле артына утыра. Колхоз рәисен йөртә, йөк машинасында да эшли, башка тармакларга да күчеп ала. 4-5 ел хезмәт куйгач, күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә йөри башлый. Ләкин йөрәгендә атларга булган мәхәббәт кала.

– Биектау районының Зур Көек авылында туып-үстем. Сарманда әтиемнең сеңлесе Халисә апа яши иде. Аларга кунакка килгәч, Кыйммәт белән таныштым. 1989 елда Иске Кәшергә килен булып төштем. Мин килгәндә, йортта алты ат бар иде. Ләкин һич кенә дә авырыксынмадым. Әтием гомер буе ат асрады. Мин дә аларны кечкенәдән яраттым, нинди хайван икәнлекләрен белеп үстем, – дип сөйли тормыш иптәше Дания апа да.

Еллар үткән саен, йорт хуҗасының нәселле атлар белән чабышларда да көчен сынап карыйсы килә башлый. Шулай итеп, 1996-1997 еллар тирәсендә беренче – Франт кушаматлы чиста токымлы нәселле атларын алалар. Аның белән Сарман Сабан туенда I урынны яулыйлар. Ә менә Фиалка чиста токымлы бия үзләрендә туа. Ул да җиңүләре белән сөендерә. Кызу канлы, ярсурак холыклы кызыл турыны сарманлылар да хәтерлиләрдер – алдан юл күрсәтеп баручы машина «канатын» бәреп, җитез җилдәй алга «оча» һәм район Сабан туенда II урынны ала ул.

2006 елда Кыйммәт абый Әлмәт ипподромына ат караучы булып эшкә керә. Бу вакытта Дания апа сатучы булып эшләгән дәүләт кибете дә шәхси кулларга күчкән була. Шулай итеп, ипподром гаилә өчен төп яшәү чыганагына әйләнә. Биредә хезмәт куйган өч елдан артык вакыт эчендә хуҗа кеше спорт атларын тәрбияләүнең бөтен нечкәлекләренә өйрәнә. Ул лаеклы ялга да шуннан чыга. Ә 2017 еллар тирәсендә алар ат заводыннан бер яшьлек нәселле колын сатып алалар.

– 2019 елда май аенда Әлмәт шәһәрендә Бөек Җиңү көне уңаеннан чабыш сезоны ачылуга багышланган ат ярышлары үткәрелде. Юртаклар ярышында Татарстан нефте ветераннары призы җиңүчесе булдым. Сентябрь аенда шушы ук атым белән сезон ябылу ярышларында катнашып, II урынны алдык. 2020 елның 29-30 август көннәрендә Казанда Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган чабышларда җиңү яуладык, – ди Кыйммәт абый.

«Бу ике көндә гаҗәеп рекордлар куелды. 29 август көне республикада туган 4 яшьлек атлар катнашкан «Татарстан горурлыгы призы» белән ачылды. Һәм шунда ук – сюрприз! Әлмәттә Р.С.Сәетовта туган, хуҗасы К.Галиев булган һәм ул ук идарә иткән Багир Блю, барлык фаворитларны артта калдырып, финишка беренче булып килде», – дип язып чыга «Аргамак» журналы әлеге чабышлар турында.

Багир Блюны район ярышларына алып бара алмыйлар ул вакытта, чөнки аны башка – зуррак ярышларга әзерләргә кирәк була.

Франт, Фиалка кушаматлары аңлашыла, ә менә Багир Блю нәрсәне аңлата? Белгечләр әйтүенчә, нәселле атлар өчен махсус кагыйдәләр бар – кушаматлар хайванның нәсел шәҗәрәсен чагылдырырга тиешләр. Шунлыктан еш кына кыз колынга шундый исем бирәләр: аның беренче хәрефе әнисе исеменең беренче хәрефе белән туры килергә тиеш, ә уртада яки ахырда әтисе исеменең беренче хәрефе булырга мөмкин. Малай колынның кушаматы еш кына әтисе исеменең беренче хәрефе белән башлана, ә аның эчендә әнисе исеменең дә беренче хәрефе була. Колынның әти-әнисе әйбәт нәселле чемпионнар икән, баласына икешәр-өчәр катлы исем бирелергә мөмкин. Хуҗасының әйтүе буенча, Багир Блюның алдагы буыннарында да Блю исеме булган.

Спорт атларын тәрбияләү дә бер дә җиңелләрдән түгел икән.

– Берьюлы икешәр, берничәшәр ат тоткан вакытлар булды. Аларның һәркайсын көн саен 12шәр километр йөртеп алып кайта идек. Кыш буе витаминлы азыклардан өзмәдек, тәмле ашаттык. Кишер, алма, йөзем, хәтта суга болгатып бал бирә идек. Бу атлар авырмасыннар, иммунитетлары нык булсын өчен кирәк. Печән, солы кебек азыкны тузаныннан әйбәтләп кагып бирдек. Яши торган урыннарында да бернинди ис булмаска тиеш. Үзләрен щетка белән чистартып, тоякларын карап тору да мәҗбүри, чабышка барганда, дөрес дагалау да бик мөһим, – дип, сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.

Аңа беренче ярдәмчесе, күп еллар атлар тоту дәверендә аларның холык-фигылен үзе дә яхшылап үзләштергән Дания ханым да кушыла.

– Атларның барысын да яраттык. Аларның күзләрендә үк тирән акыл, ниндидер серлелек чагыла. Аңлыйлар, тыңлыйлар иде. Фиалкабыз белән генә саграк булырга тырыштык. Тешләргә ярата иде ул. Уйнап кына тешләсә дә, дөнья хәлен белеп булмый бит. Бервакыт Кыйммәтнең кулы сынды, ә атларны прогулкага алып чыгарга кирәк. Иптәшем яныма утырды, ә мин дилбегәне үз кулыма алдым. Аларны бит, юыртып китсәләр, тота, тыя, борыла белергә дә кирәк, – ди ул.

Язманы газетага әзерләгәндә, сарманлылар белән дә аралашып алдым. Кыйммәт абыйны беләләр, хәтерлиләр, «Ул хәзер Сабантуйларга әзерләнәдер инде», – диләр. Кызганыч, яшьлек мәңгелек түгел. Сиксәнгә якынлашып килүче героебыз һәм Дания ханым бүгенге көндә тыныч картлык кичерәләр, ике уллары һәм дүрт кыз оныкларының куанычларын күреп яшиләр. Күмәк хуҗалыкта куйган күпьеллык тырыш хезмәтенең дә әҗерен күрә, «Хезмәт ветераны» исеменә, Мактау кәгазьләренә лаек була, 1970 елда СССР Югары Советы Президиумы исеменнән «Фидакарь хезмәт өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале, 1976 елда ВЛКСМ Үзәк Комитетының «Бишьеллыкның яшь гвардиячесе» бронза билгесе белән бүләкләнә Кыйммәт абый.

– Сабантуйлар җитә башласа, әле дә күңел уйнаклый. Иркен болыннарга чыгасы, кулга дилбегә аласы килә, – ди ул шулай да.

Кыскасы, борынгыдан килгән һәм каныбызга сеңгән гореф-гадәтләр атларның безне эзле, тарихлы, данлы халык итеп яшәтер өчен әле бүген дә кирәк икәнлекләрен, татар белән атның бер – ирек һәм горурлык йөгәне белән бәйләнгәнлеген искәртеп торалар.

Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев