САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер мәктәбендә белем алучылар - батырлар һәм патриотлар

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү бүгенге көндә аеруча актуаль.

Егетләр һәм кызлар илебезнең лаеклы гражданнары булып үссен өчен, районның Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә бу уңайдан юнәлешле эш алып барыла. Авыл халкы үзенең герое белән лаеклы горурлана. Аның батырлыгы үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.

Мәктәбебез Зиннәт Хәсәнов исемен горур йөртә. Бу уку елыннан  “Кызыл ромашка” исеме астында батырлар һәм патриотлар мәктәбе эшләп килә. Герой исемендәге дружина шушы мәктәпнең бер тармагы булып тора. 20 майда, Пионерия көне уңаеннан, барлык укучылар да тантаналы рәвештә Зиннәт Хәсәнов исемендәге дружинага кабул ителделәр. Аңа 11 отряд керә. Укучыларга тантаналы рәвештә җәлилчеләр исеме бирелде. Соңыннан алар  авылыбызның Сабан туе мәйданында ясалган Хәтер аллеясында булдылар, отряд командирлары үзләре йөрткән җәлилче турында мәгълүмат бирделәр. Патриотлар җыены спорт уеннары белән тәмамланды. Әлеге чара бик файдалы, кызыклы һәм уңышлы узды.

Балалар – безнең киләчәгебез. Яшь буынга ныклы әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, чын гражданнар тәрбияләү – безнең бурыч. Әгәр алар туган якның матурлыгын күрә беләләр, горурлык һәм ихтирам хисләре белән яналар икән, димәк, без – укытучылар үз максатларыбызга ирешү юлыннан дөрес барабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев