Иске Кәшер мәктәбе укучылары волейбол уйнарга яраталар
Мәгариф

Иске Кәшер мәктәбе укучылары волейбол уйнарга яраталар

Волейбол түгәрәгендә укудан тыш шөгыльләнү Иске Кәшер урта мәктәбендә физик культура дәресләренә мөһим өстәмә булып тора.

Түгәрәкнең төп бурычлары: укучыларны волейбол уенына җәлеп итү, аларның сәламәтлеген ныгыту, организмның дөрес физик үсешенә һәм ныгуына ярдәм итү, югары әхлакый-ихтыяр сыйфатлары тәрбияләү. Волейбол команда уены, анда һәр уенчы үз гамәлләрен партнерларының гамәлләре белән килештерә. Уенчыларның төрле функцияләре аларны уртак максатка ирешү өчен бер-берсе белән даими аралашырга мәҗбүр итә.

Бу үзенчәлек дуслык һәм ширкәт тәрбияләү, үз гамәлләрен коллектив мәнфәгатьләренә буйсындыру гадәте өчен аерым әһәмияткә ия.


Нет комментариев