САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Кәшер авылы хөрмәтле, кадерле кунаклар каршы алды

-

Иске Кәшер авылы хөрмәтле, кадерле кунаклар каршы алды: «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин. Әлеге кешеләр бәяләп бетергесез зур, изге ният белән йөриләр. Илләренә чиксез мәхәббәт, тугрылык күрсәтеп, соңгы сулышларына кадәр фашизмга каршы торып гильотина астына башларын салган 11 җәлилченең туган җирләренә сәфәр кылып, аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә нинди чаралар эшләнә, алга таба нинди планнар корыла- боларның һәммәсе белән танышып баралар. Әлеге 11 батыр арасында безнең якташыбыз Зиннәт Хәсәнов та бар. Билгеләнгән маршрутның соңгы тукталышы әлбәттә Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы музее булды. Әйтергә кирәк, "Сезнең районда әлеге юнәлештә бик күп эшләр эшләнгән, үрнәк итеп куярлык" дигән сүзләрне ишетү чиксез рәхәт булды. Әле зур эшнең, батырларның исемен мәңгеләштерүнең, аларны бөтен дөньяга танытуның бер этапы гына бу, алда тагын да зуррак, матур нәтиҗәләргә бай эшләр көтә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев