САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртәгә "Соңгы кыңгырау" чыңлаячак

22 май көнне республика мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узачак.

Ун ел буе кыңгыраулар чыңы

Чакыру булды һәрбер дәрескә.

Бүген алар чакыру һәм озату

Реклама

Алда торган бөек зур эшкә.

Районыбыз мәктәпләрендә, чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы дәрескә чакырып, шимбә иртәсендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Бу көнне күз яшьләреннән башка күз алдына да китереп булмый кебек. Шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм һәркемнең күңелендә, мөгаен, аерым бер урын аладыр. Укучыларны өр-яңа кызыклы тормыш, белем йортлары, хезмәт юллары көтә. Тугыз, унбер ел буена күпме дуслар табылган да, белем кыяларын яулауда ярдәм итеп, укытучыларның күпме көче түгелгән, тәрбия сабаклары бирелгән. Тормыш дулкыннарында адашып калмыйча, алда торган дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, максатларыгызга ирешергә язсын, кадерле укучылар! Хәерле сәгатьтә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев