Иң көчле волейбол командасы билгеле булды
Спорт

Иң көчле волейбол командасы билгеле булды

-

Алдан хәбәр иткәнчә, бүген, авыл җирлекләре арасында үтә торган спартакиада кысаларында, хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары оештырылды. Ярышлар ике зонада, финал уеннары «Айтуган» спорт залында үтте. Аларда 8 җирлек командасы катнашты. Нәтиҗәдә Илексаз авыл җирлеге җыелма командасы җиңү яулады. Икенче урынны Әлмәт авылы хатын-кызлары алдылар. Иске Кәшер авыл җирлегенең волейбол сөюче кызлары өченче булдылар.

Җиңүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, медаль, Почет грамоталары тапшырды.


Нет комментариев