Яхшыбайда Яңа елны каршыладылар
Яхшыбай авылы клубында Яңа ел бәйрәме оештырылды.
Халыкны бәйрәм белән клуб мөдире Әлфия Сираева тәбрикләде, юбилярларны билгеләп үтте, уңышлы еллар теләде. Тамашачылар игътибарына «Югалган итекләр» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим ителде.
Ахырдан теләгәннәр үзләрен лотереяда сынап карадылар. Ат елы имин булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев