Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшен, томан һәм көчле җил: Татарстанда һава торышы кискенләшә

Бүген кичке сәгатьләрдә, шулай ук 8 июльгә каршы төндә һәм иртәнге вакытта Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, томан төшәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Һава шартларының начарлануы сәбәпле, Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка саклык чараларын үтәргә тәкъдим итә. Рәсмиләр реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр сызымнары янында тормаска, алар астында яшеренмәскә киңәш итә.

Көчле җил һәм яшен вакытында мөмкин булган куркынычлардан саклану өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнардан биналарда яки куркынычсыз урыннарда калырга сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев