«Яраткан газетамнан аерылмыйм», - ди Тәзкирә Ибраһимова
Мин “Сарман” газетасын даими укып баручыларның берсе булам.
Мәктәп елларыннан ук үзебезнең район типографиясендә басылып, төрле исемнәр астында чыккан газетадан аерылганым юк. Ул вакытта әткәй-әнкәйләр языла иде, чөнки газетаны әткәй укырга яратты. Ул мине, газетада басылып чыккан Бөгелмә кооператив училищесына укырга чакыру белдерүен күреп, шунда барырга үгетли башлады. Ә минем Алабугада культпросветта укыйсым килә иде. Ләкин безне, әткәй-әнкәй сүзен тыңламасаң, бәхетсез буласың, язмышың начар була, дип тәрбияләделәр. Шуңа, әткәй сүзен тыңлап, Бөгелмәдә укыдым һәм, шул юнәлештә эшләп, Сарман райпосыннан пенсиягә чыктым.
Әткәй-әнкәй яраткан газетадан мин дә гел аерылмадым, аларның дәвамчылары булып, хәзерге көндә дә “Сарман”нан аерылырга уйлаганым юк. Миндә, Сарман районы җирлегендә яшәп, нигә әле мин район газетасына язылмаска, аның яңалыклары белән кызыксынмаска, белдерүләр, котлаулар, кайгы уртаклашулар турында укымаска тиеш, дигән фикер яши. Әле сканвордлар урнаштыра башладыгыз. Аларны кызыксынып чишәм, белгәннәрен үзем, белмәгәннәрен балалардан сорашып язам. Сезгә рәхмәтем иксез-чиксез. Аллаһы Тәгалә эшегездә зур уңышларга ирешүне насыйп итсен, барыбызга да ныклы сәламәтлек телим. Әмин!
Тәзкирә Ибраһимова, Зур Нөркәй авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев