Янурыс авыл җирлегендә язгы ташуга әзерләнәләр
Язгы ташу – табигатьнең уяну мәле генә түгел, ә авыл кешесеннән зур игътибар, төгәллек һәм алдан күрә белүчәнлек таләп итә торган бик җаваплы чор.
Җирлекләрдә аңа ныклап әзерләнәләр. Авыл кешесендә, гомумән, “ял” дигән төшенчә сирәк кулланыла. Әле генә бер эш төгәлләнүгә, икенчесе баш калкыта, аннан башкалары тезелеп тора. Язгы ташуга каршы әзерлек эшләре дә бердәм тырышлыкны, бөтен халыкның актив катнашуын таләп итә.
- Бу көннәрдә, һава торышы үзгәрү сәбәпле, махсус техника ярдәмендә күпер торбаларының башлары чистартыла. Басу сулары төшү юллары ачыла. Ихаталарга су үтеп кермәсен өчен эшләнә бу. Куәтле техника белән авылдашыбыз Дамир Галиев зур ярдәм итә. Гомумән, кыш көннәреннән үк юлларны кардан чистарту буенча даими эшлибез. Көчле бураннар вакытында ярдәмгә район үзәгеннән дә техника чакырырга туры килә. Проблемаларны бары тик команда белән эшләү нәтиҗәсендә генә уңай хәл итеп киләбез. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер шәхси эшмәкәр Альберт Дәүләтшинга, Дамир Зөфәр улына, юл төзелеше идарәсе, агрофирма, аның логистика бүлеге җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренә, җирлек тракторында хезмәт куючылар Мөнир Әнвәров белән Фаис Мөхәммәдиевка рәхмәт сүзләре барып ирешсә иде, - диде Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева.
Авыл халкы өчен яз – матурлык алып килүче ел фасылы гына түгел, чыннан да, зур сынаулар чоры да. Кыш буе тупланган кар кинәт эри башлагач, сулар, кая агарга белмичә, түбән урыннарга, хуҗалыкларга юл ала. Төп мәсьәлә – суның дөрес юнәлеш алуын тәэмин итү, аны хуҗалык корылмаларыннан читкә бору. Бу көннәрдә авылларда һәр ишегалдында хәрәкәт сизелә: көрәк тотып, кешеләр боз чокыйлар, бакча буйлап су юлларын җайлыйлар, тыкрыкларны кардан арындыралар. Аларның төп максаты – язгы ташкынның иң элек тышкы базга үтеп керүен булдырмау. Чөнки базда кыш буена дип әзерләнгән бәрәңге, төрле яшелчә саклана. Кайберәүләр өй базын да саклыйлар. Өлкәннәр киңәше, аларның тормыш тәҗрибәсе, әлбәттә, яшьләргә зур ярдәм булып тора. "Суның кайда акканын, кая барып туктаганын без яхшы беләбез", - дип сөйли алар, элекке ташуларны искә төшереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев