Яңа ел алдыннан күңелләр тынычлык һәм яктылык эзли...
Сарман районының талантлы авторы Айсылу Кәлимуллинаның бу шигыре — һәрберебезнең йөрәк түрендәге иң изге теләкләр чагылышы. Яңа ел таңнары өметле, көннәре куанычлы, ә иң мөһиме — дөньяларыбыз тыныч булсын!
Тыныч булсын барысы да!
Өмет утлары балкысын
Яңа ел таңнарында.
Бәхет кошы сайрап торсын
Күңелнең талларында.
Ак болыттан, аклык булып,
Шатлык кына түгелсен.
Йөрәкләргә сөю тулып,
Мәхәббәткә күмелсен.
Изге теләк чынга ашып,
Яшәр өчен көч бирсен.
Яңа елның һәрбер көне
Куаныч алып килсен.
Энҗе карлар, бөтерелеп,
Биеп торсын каршыда.
Илләр, көннәр һәм күңелләр –
Тыныч булсын барысы да.
Айсылу Кәлимуллина. Сарман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев