САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Спорт

«Ялкын» тагын җиңү яулады

Билгеле булганча, бүген Мортыштамак авылы янындагы Мор күлендә кышкы картинг буенча ТРның Көньяк-Көнчыгыш районнары арасында ачык ярышлар уздырылды.

Аның бер этабын Сарманда үткәрү соңгы елларда матур традициягә әверелде. Ярышларда барлыгы 140ка якын картингчы катнашты. Аларда 10 төрле класста ярыштылар. Нәтиҗәдә Сарманның "Ялкын" командасы җиңү яулады. Шәхси беренчелек буенча Хонда А классында Роберт Илhаметдинов -2, Булат Насыйбуллин 3 урынны алды. Хонда Б классында җиңү Лиана Габдрахмановага елмайды. Кадетлар классында Әмир Солтановка тиңнәр булмады. Илнар Хәсәнов икенче булды. Национальный Юниор классында узышкан Ислам Вагыйзов икенче урынны алды. Национальный А классында җиңүче булып Артур Заhиров танылды, Алмаз Мәхмүтов өченче булды. Җиңүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Кубоклар, истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев