САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз Хәйдәр Гыйльфановка дәүләт бүләге тапшырылды

Бүген Казанда «Kazan Palace by TASIGO» мәйданчыгында ХVIII “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарага район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация дә чакырулы иде. 

«Татарстанның эшлекле партнерлары» - эшлекле хезмәттәшлекне үстерүгә һәм татар дөньясының багланышларын ныгытуга юнәлтелгән иң зур халыкара чараларның берсе. Быел форум Россиянең 10 иленнән һәм 58 төбәгеннән 400 татар эшмәкәрен җыйды. Эшлекле программа кысаларында катнашучылар социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре, инвестицион мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге форум кысаларында ел саен уздырыла торган очрашулар күркәм традициягә әйләнгән. Ул Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән татарлар белән элемтәләрне саклау һәм үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтә. 

Чара ахырында Татарстан Рәисе татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә аерым өлеш кертүләре, актив җәмәгать эшчәнлекләре өчен дәүләт бүләкләре дә тапшырды. Мондый зур бүләккә ия булучылар арасында бүгенге көндә Екатеринбургта яшәүче Буралы Чишмә авылында туып-үскән Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов та бар. Аны Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләде (Фото - ТР Рәисе официаль сайтыннан). Без якташыбызны ихластан тәбриклибез һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев