САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хуш, айлар солтаны!

Айлар солтаны Рамазан ае тәмамланды. Ул изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган ай булды. Мәгълүм булганча, нәкъ менә шушы айда - Кадер кичәсендә Җәбраил фәрештә аша Аллаһының каләм шәрифе Коръән иңде. Әлһәмдүлилләһ! Көннәр бик тә озын, эссе булуга карамастан, Аллаһының рәхмәте белән ураза аен исән-имин уздык. Аның...

Айлар солтаны Рамазан ае тәмамланды. Ул изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган ай булды. Мәгълүм булганча, нәкъ менә шушы айда - Кадер кичәсендә Җәбраил фәрештә аша Аллаһының каләм шәрифе Коръән иңде.
Әлһәмдүлилләһ! Көннәр бик тә озын, эссе булуга карамастан, Аллаһының рәхмәте белән ураза аен исән-имин уздык. Аның беренче ун - рәхмәт, икенче ун- гөнаһларны ярлыкау, өченче ун- җәһәннәмнән котылу көннәрендә ризыктан гына түгел, начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән тыелып яшәдек. Мәчетләребезгә җыелып тәравих намазларын укыдык, ифтар мәҗлесләрендә догалар кабатладык, зикерләр әйттек, иманыбызны ныгыттык. Аллаһы Раббымыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган гамәл-гыйбәдәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Аллаһы Тәгалә көч-куәт биреп, динебезгә, халкыбызга, Ватаныбыз Татарстанга хезмәт итәргә ярдәм итсен!
Рамазан аеның таҗы - Ураза гаете дә килеп җитте. Нинди тын һәм җылы иртә! Әйтерсең лә, табигать тә бәйрәмгә сөенеп, алдагы көндә җир өстенә ләйсән яңгырын бүләк итте. Эсселектән гаҗизләнгән һәр тараф киң сулыш алгандай булды. Сарман өстендә Коръән авазлары яңгырады. Уңнан да, сулдан да Гает намазына килүчеләрнең салмак адымнары, шат йөзләре чалынды. "Тәүфыйк" һәм "Җәмигъ" мәчетләренә килүчеләр арасында яңа гына намазга баскан сабыйларның күп булуы аеруча сөендерде.
"Җәмигъ" мәчетендә Гает иртәсе мәдрәсә мөгаллиме Илнур хәзрәт Сабуровның Коръән аятләре укуы белән башланды. Кояш сөнге биеклеге күтәрелүгә, Гает намазы укылды. Ул Гает хөтбәсе белән дәвам итте.
Бәйрәмгә килүчеләрне иң элек район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков тәбрикләде. Аерым алганда, ул болай диде:
- Рамазан - ачлык ае түгел, бәлки ризык һәм бәрәкәт, нәфесеңне җиңү ае. Бер ай ризыктан тыелып тордык. Аңа карап, тамакларыбыз ач булмады. Аллаһы Тәгалә ризыкларыбызны арттырып торды. Аның нигъмәте - иксез-чиксез. Ул һичкемне онытмады. Сөбханалла! Бөтен мәхлукларын тукландырды. Халык изге айда әҗер-савап алырга ашыкты. "Җәмигъ" мәчетендә көн аралаш ифтар мәҗлесләре узды, - диде ул һәм болай дәвам итте. - Рамазан аен игенченең уңышны җыеп алуы белән чагыштырырга мөмкин Ул - ел буе тупланган рухи азыкны җыю ае. Уразада җыелган рухи көч елның калган 11 аена җитәргә тиеш. Гает бәйрәме - Рамазан белән хушлашу көннәре. Ул сабырлык, якты өметләр алып килсен, алдагы көннәр Аллаһка буйсынып яшәүне насыйп итсен. Хәләл кәсептә булыйк. Туганлык җепләрен, мәхәббәтне саклап яшәргә язсын.
Аннан бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров котлады: "Бүген миллиард ярымлы ислам дөньясы иң күркәм бәйрәмне билгеләп үтә,- диде ул. - Изге Рамазан ае - мөселманнар өчен рухи үсеш һәм игелекле эшләр кылу ае. Бу бәйрәм якыннарыбыз турында кайгыртырга, мохтаҗларга мәрхәмәтле булырга, башка дин кешеләренә хөрмәт һәм ихтирам белән карарга чакыра. Халкыбыз дингә көннән-көн ныграк якыная, ураза тотучылар сафы ишәя бара. Районыбызда бүген 42 мәчет эшли. Кырыкка якын дин кардәшебез Хаҗ сәфәренә җыена.
Татарстан мөселманнары милләтләр һәм диннәр арасында дуслык булуны һәрчак якын күрде. Чөнки ислам дине - тынычлык һәм иминлек дине. Киләчәктә дә, нинди диндә булуга карамастан, Татарстан халкы үзара дуслык җепләрен өзәргә юл куймас, республикабызда тынычлыкны бозарга ирек бирмәс, дип ышандырасы килә. Ураза бәйрәме һәр өйгә, гаиләгә бәрәкәт китерсен, шатлык-куанычлар һәм җан тынычлыгы бирсен, табыннарыбыз мул булсын!" - дип тәмамлады район башлыгы үзенең котлау сүзен.
Боларга комментарий кирәкми. Чыннан да, районыбыздагы дин тотучы кардәшләребез дә иманга кайту юлларының сикәлтәле, бормалы булуын яхшы аңлыйлар. Анда төркемнәргә, агымнарга бүленү кебек гамәлләрне гаеплиләр. Гасырлар буе әби-бабаларыбыз тоткан традицион дин юлыннан тайпылмаска өндиләр.
Ураза Гаете өйләрдә бәйрәм коймагы, аш-су өстәлләре янында дәвам итте. Аллаһы Тәгалә барыбызга да тәүфыйк вә һидаять бирсен. Киләсе Рамазанны да исән-сау каршыларга язсын! Хуш, айлар солтаны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев