“Хәтер эстафетасы”
Миңа да, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган "Хәтер эстафетасы"нда катнашып, башкалабыз Мәскәүгә сәяхәт кылу насыйп булды. Бу сәяхәттә республиканың барлык районнарыннан да вәкилләр бар иде. Безнең районнан без өч кеше катнаштык. Шуларның берсе - мин - Мөхәммәтова Халисә Салихҗан кызы. Тумышым белән Мортамак авылыннан, бүгенге көндә Җәлил...
Миңа да, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган "Хәтер эстафетасы"нда катнашып, башкалабыз Мәскәүгә сәяхәт кылу насыйп булды.
Бу сәяхәттә республиканың барлык районнарыннан да вәкилләр бар иде. Безнең районнан без өч кеше катнаштык. Шуларның берсе - мин - Мөхәммәтова Халисә Салихҗан кызы. Тумышым белән Мортамак авылыннан, бүгенге көндә Җәлил бистәсендә яшим. Минем юлдашларым - Сарманнан Газдалов Мәхмүт, Кәүҗияк авылыннан Йосыпов Зиннур һәм волонтер кызлар Вәлиева Динә, Нигъмәтҗанова Алсу, Абдуллина Айгөл иделәр. Шушы бик ягымлы, акыллы кызлар белән безне социаль яклау оешмасы хезмәткәрләре Казанга озаттылар. Аннан поезд белән, бик зур делегация составында, без Мәскәүгә килеп төштек.
Мәскәүнең зурлыгына, төзеклегенә исең китәрлек! Анда күргәннәрне - язып, алган кичерешләрне аңлатып бетерә торган түгел. Бар делегатка да Татарстан эмблемасы төшкән кепкалар бирделәр, автобусларның саннарын түшләргә беркеттек тә, Мәскәү буйлап экскурсиягә киттек. Башкаланың барлык тарихи урыннарында йөрттеләр: музейларда, гыйбәдәтханәләрдә, хәтта Наполеонның кунак йортында да булдык.
Әлеге сәяхәт Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында һәм Татарстан Республикасының ветераннар оешмасының 25 еллыгы уңаеннан оештырылган иде. Аның максаты - яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү. Волонтерлар безне барлык чараларда озатып йөрделәр.
Мин бик күп кайгы-хәсрәт күреп, сугыш утында янып-көеп исән калып, 90 яшем тулганда (2013 елның февралендә тула, Алла боерса), Мәскәү урамнарыннан атлармын, дип уйламаган да идем. Бу сәяхәттә катнашуыма мин бик шатмын. Безне шулай хөрмәтләгән республика, район һәм бистә җитәкчеләренә бик зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев