Һәр яңа көн безнең өчен бер мөмкинлек, Башлар өчен өр яңадан, чиста биттән. Кичәге көн арттан калган, үткән инде, Оныт аны, ул башка юк, булган- беткән! Яңа көнне кабул итик бүләк итеп, Яшәп калыйк, яшьнәп калыйк, сөеп калыйк! Тормыш матур, яшәү рәхәт- шуны анлап, Гомерләрнең кадерләрен тоеп калыйк! Мөмкинлектән файдаланмау-...
Һәр яңа көн безнең өчен бер мөмкинлек,
Башлар өчен өр яңадан, чиста биттән.
Кичәге көн арттан калган, үткән инде,
Оныт аны, ул башка юк, булган- беткән!
Яңа көнне кабул итик бүләк итеп,
Яшәп калыйк, яшьнәп калыйк, сөеп калыйк!
Тормыш матур, яшәү рәхәт- шуны анлап,
Гомерләрнең кадерләрен тоеп калыйк!
Мөмкинлектән файдаланмау- гөнах булыр,
Үткәрикче яңа көнне тик шатлыкта.
Күңелләрдә урын бетсен начар уйга,
Омтылыйк бер яхшылыкка, тик аклыкка!
Үтсен дуслар һәр көнебез тазалыкта,
Тынычлыкта, мәхәббәттә һәм шатлыкта!!!
(Гөлара Шәрипова)
Нет комментариев