Харисовлар бакчасы – Урта Кәшердә иң зәвыклысы
Урта Кәшер авылында яшәүче Рәйсә һәм Айдар Харисовлар ихатасы матурлыгы, төзеклеге белән үзенә тартып тора. Биредә бар нәрсә дә зәвык белән эшләнгән. Хуҗаларның эш сөючән булулары да матур итә аны. Рәйсә ханым, үзе әйтмешли, чәчәкләр белән «авырый»: алар тәрәзә төпләрен тутырып утыралар, өйнең һәр почмагын алып торалар, бакча да -...
Урта Кәшер авылында яшәүче Рәйсә һәм Айдар Харисовлар ихатасы матурлыгы, төзеклеге белән үзенә тартып тора. Биредә бар нәрсә дә зәвык белән эшләнгән. Хуҗаларның эш сөючән булулары да матур итә аны. Рәйсә ханым, үзе әйтмешли, чәчәкләр белән «авырый»: алар тәрәзә төпләрен тутырып утыралар, өйнең һәр почмагын алып торалар, бакча да - иртә яздан көзгәчә шау чәчәктә.
- Өйдә үстергән яран гөлләрне җәйдә бакчага чыгарам, - ди Рәйсә. - Миндә аның унике төрле төстәгеләре бар, былтыр сиксән алты төп утырткан идем. Быел миләүшәләр белән мавыгып киттем әле - җиде-сигез төре бар. Бакчада исә чәчәк түтәлләрен ел саен үзгәртергә тырышам, тагын да матуррак итәсе килә. Матурлык тудыру, бердән, күңелгә рәхәтлек бирә, икенчедән, башкалар да күреп соклана. «Матурлык дөньяны коткарыр», дигән сүзләр чәчәкләр турында әйтелергә тиеш, дип уйлыйм мин.
Рәйсә газ оешмасында эшли, Айдар фермерлык белән шөгыльләнә. Төп эшләреннән тыш, алар экзотик кош-корт асрау белән мавыгалар һәм менә шундый матур чәчәкләр үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев