Гыйниятуллиннарның өчесенә 99 ел нефтьче стажы бар
Без аның белән бер үк басуларда йөрдек, бер мастер кул астында эшләдек. Иксез-чиксез кырларны 31 ел буена иңләгән-буйлаган, елның һәр фасылының матурлыгын үзенчә күрә алган ханым ул Гөлзифа Гыйниятуллина. Тик шулай да эшеннән бизмәгән, киресенчә, аннан тәм табып яшәгән. Шулай булмаса, улы Флерның да оператор булып эшкә урнашуына сөенеп торыр иде микән? Җитмәсә егетнең эшли башлавының өченче көнендә үк коточкыч буран кузгала. «Гайрәте чигеп кайтыр инде бу баланың», – диеп, дүрт күз белән көтеп ала ана ул көнне улын, елмаеп кайтып керүенә шулкадәр сөенә.
Гөлзифа ханым мәктәпне тәмамлау белән – 1969 елда «Җәлилнефть» идарәсенең 4 нче санлы нефть промыселына эшкә килә. Беренче көннәрдә пробалар алып йөри. Соңрак ул башкара торган вазифа «замершица» дип атала башлый. «Җәлилнефть» идарәсенең уку комбинатында нефть чыгаручы оператор һөнәрен үзләштерүгә, кызны эшкә шул белгечлеге буенча күчерәләр. «Күчерү» дип әйтү бик үк туры килмәскә дә мөмкин, чөнки кыз бер җиргә дә «күчми», шул ук скважиналар, шул ук басуларда кала, эшләре генә көннән-көн катлаулана, җаваплылыгы да арта. Ә хезмәте аның үзләре яшәгән төбәкне, табигатьне саклау һәм яклау белән бәйле була. Ул эшләгән еллар – нефтьнең ургылып-ургылып чыккан, илнең миллионлаган тонна «кара алтын» алган вакытлары. Линияләр көчле басымнан тиз туза, еш кына “порыв”лар килеп чыга. Ә аларны сәгате-минуты белән табарга, линиянең тишелгән урыннарын ачыкларга, нефтьнең, читкә агып, елга-суларга төшмәвенә ирешергә кирәк. Шуңа күрә оператор хезмәте өчен вакыт белән исәпләшү хас түгел. Көнен дә, төнен дә, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә әзерлек сагында тору, уяу булу таләп ителә. Ә табигатьнең төрле чагы була. Кайчак ул, язның беренче чәчәге умырзая булып, «күңелеңне кузгата», кайчак «бүре чокыры»ндагы кар көртләре булып, билдән үз эченә суырып ала. Кайчакта кар суларын ерып чыгарга да туры килә. Пошилар белән очрашырга туры килгән чаклар да була. «Тик кенә тор, мин сиңа тимим бит», – дип эндәшкәч, тегеләр, аңлагандай, борылып китәләр анысы. Матур кыр кәҗәләре белән дә «күрешкәне» бар Гөлзифаның. Алар шундый куркак, ныклап күз салырга да өлгермисең, томырылып чабып качалар, ди ул. Операторның мондый мизгелләре аз булмый. Ул кара буранда да, коеп яуган яңгырда да, киек җәнлек белән очрашканда да, табигать белән күзгә-күз кала. Гөлзифаның өлкән улы Флер Фәрит улы Нуриев та авырлыклардан курыкмый, шушы һөнәрне үз итә. Нефтьче хезмәтенә ул үзен кечкенәдән үк әзерли. Әнисенә ияреп йөргән чакларында ук табигатьне яратырга өлгерә егет. Урманда куян, төлке белән очрашу аның өчен бер маҗара гына була. Мәктәптән соң һөнәр училищесына килә, тракторчы-механизатор, машина йөртүче һөнәрләрен үзләштерә. Җәлил технологик транспорт идарәсеннән армия сафларына алына. Анда өч ел хезмәт иткәч, кабат туган якларына кайта. Ике атна үтүгә үк, аны эшкә чакыралар. Нәкъ шул чорда әнисе эшләгән, үзенә дә таныш булган 4 нче промыселда оператор урыны бушый һәм анда тиз арада кеше кирәк була. Шунда ук ризалаша егет. Ул эшкә урнашканда, промыселның башлыгы булып тәҗрибәле, халык арасында абруй казанган Гомәр Надыров эшли, ә мастеры Мөдәрис Гыйздәтуллин була. Егетне эшкә үзен тәрбияләп үстергән Әнис Гыйниятуллин, Рамил Сөнгатуллин, Әзбәр Мөдәрисов кебек остазлар өйрәтә. Һөнәрне тагы да тирәнтенрәк үзләштерү өчен, аны Әлмәт шәһәрендәге бораулау кадрлары мәктәбендә укытып та кайтаралар. Чөнки оператор хезмәте көннән-көн катлаулана, технологияләр үзгәрә, заманадан калышмау, яңалыкларны үзләштереп бару таләп ителә. Өстәвенә ул эшкә кергән февраль ае бик тә карлы була. – Син генә алып килдең бу бураннарны, үзең күпмегә түзәрсең икән? – дип шаярталар хезмәттәшләре. Ә ул шул бураннарны ярата. Аның көченә, тылсымына соклана. Бөтерелеп очучы карлар белән көрәшү энергия өсти кебек тоела Флерга. Менә шул көннәрдән соң 33 ел үтеп тә киткән. Аның вазифасына манометрларны тикшерү, кирәк икән – алыштыру, басымнарны – нормада, скважина тирәләрен тәртиптә тоту, сальниклар салу керә. Оператор үзе эшләгән участокның линияләрен белергә, төнлә уятып сораганда да, җавап бирә алырга тиеш. Элекке елларда 15-20 чакрым араны җәй көне – җәяүләп, кышларын чаңгыда йөрсәләр, хәзер инде квадроцикллар, кышын аэрочаналар белән үтәләр. Шул сәбәпле, география дә киңәя. Флер өчен Кәүҗияк, Балтамак, Рангазар, Рантамак басулары таныш, дию генә аз булыр, ул һәр скважинаны, һәр калкулыкны күзен йомып та таба, белә, дисәм, дөресрәктер. Соңгы вакытларда фондлар яңартылды, күп кенә линияләр дә алыштырылды. Операторларның белем дәрәҗәләре дә нык үсте. Яңа төр инструментлар, диспетчерлар белән өзлексез элемтә, күзәтү җайланмалары булу эшне күпкә җиңеләйтә, билгеле. Тик, нинди генә очрак булмасын, оператор төп фигура булып кала. Эшкә буранлы елда килсә дә, нефтьтә коенып чыккан чаклары да була егетнең. 1998 елны бер резервуар тишелә. Бәхеткә, халык таралышып бетмәгән, килеп, киемнәрне генә алыштырырга өлгергән чак була. Йөгерешеп чыгалар. Тирә-як нефтьле су белән тулган. Резервуарда сыеклык күп, ул әле өстәлеп тә тора. Задвижканы ябарга кирәк, тик ул – су астында. Флер белән иптәше Ленар күзгә-күз карашып кына алалар да, тиз генә калын киемнәрен салып ташлап, салкын суга чумып, задвижканы ябып куялар. Шул арада техника чакыртып, тирә-яктагы суны суырту эшенә дә керешәләр. Эшне тиз тоту нәтиҗәсендә нефтьле су тирәюньгә акмый кала. Флерны, тәҗрибәле оператор буларак, 2016 нчы елны 6 нчы номерлы промыселга караган нефтьне судан аеру җайланмасына күчерәләр. Тик ул шул ук җайланма була, бары тик промыселның номеры гына үзгәрә. Бу эш тә бик төгәллекне сорый, оператор 12 сәгать буена җайланманың эшчәнлеген күзәтеп, кирәк булса – нормага китереп, диспетчерлар белән элемтәдә торып эшләргә тиеш. Эш сменалы, чөнки «кара алтын» бертуктамый килеп тора. Тырыш, белемле һәм җиде төрле һөнәр иясе булган Флерны эшендә хөрмәт итәләр. Аның рәсеме «Җәлилнефть» идарәсенең Мактау тактасына куела, ул шулай ук күп санлы Грамоталар, Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнә. Хәзерге мастеры Азат Фәретдинов та бик мактый аны. Флер – гаиләдә дә бәхетле. Ул – өч бала әтисе, инде оныклар белән дә куанып яши торган көннәре аның. Тормыш иптәшеннән дә уңган ул. Ильмира бик шаян, җор телле булып чыкты. «Сеңелем, сез кайда эшлисез?” – дип сорауга җавабы бик кыска булды: – Мин, апа, – сәяхәтче бака, – диде ул. Баксаң, «сәяхәте» эше белән бәйле икән. Ул да нефть тармагында эшли. Нефть үткәрүче торбаларга тикшерү уздыру, кимчелекләрен ачыклау, ремонтка җибәрү, төзекләрен, билге сугып, файдалануга озату белән шөгыльләнә. Кыскасы, дефектоскописка ул. Шул ук хезмәтне ул башта «Сөләйнефть» базасында, соңрак – Карабашта, ә хәзер Кичуй базасында башкара. Ильмира – бик яхшы хуҗабикә дә. Өч бүлмәле фатирлары ялт итеп җыештырылган, табыннары – мул, авылда бакча да тоталар. Әлеге фатирга Флерның кул хезмәте дә кергән. Яшьләр өчен тәгаенләнгән фатирны үз куллары белән төзеп керсеннәр өчен, «Җәлилнефть» идарәсе махсус программаны гамәлгә кертә. Фатир алачак яшьләрне эшләреннән азат итеп, төзелешкә җибәрәләр. Бер ел буена ярдәмче эшче булып, үзләре яшәячәк йортны төзешәләр алар. Үзләре җиткерешкән матур йорт нефтьче яшьләр өчен бик кадерле була. Шуңа да аны, яратып, «МЖК йорты» дип йөртәләр. Ана белән улның икесенә бүгенге көндә 64 ел хезмәт стажы бар. Аңа гаилә башлыгы Әнис Гыйниятуллинның 35 елын да кушсаң, 100 дип әйтерлек эш белән гөрләп үткән еллар килеп чыга. Ильмираның да әлеге тармакта хезмәт куя башлавына 17 ел булган. Бүгенге көндә гаилә башлыгы Әнис абый араларында юк инде. Ә Гөлзифа апа улы һәм килененең игелекләрен, 6 онык һәм 2 оныкчык куанычын күреп яши. Ул әле махсус операция башланганнан бирле анда хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә дә актив катнаша. Аңа һәм гаиләсенә алдагы көннәрендә дә иминлек, балалар һәм оныклар куанычы, бәрәкәтле матур тормыш һәм уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев