САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галия апа Татарстан чемпионы булды

27 май көнне башкалабыз Казанда пенсионерларның XII “Өченче буын” республика спартакиадасы үткәрелде. Ул 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланды.

Райондашыбыз Галия Гәрәева быел безне тагы да зуррак җиңүе белән сөендерде – республиканың 31 районыннан килгән спортчылар арасында мылтыктан ату буенча I урынны яулады. Спартакиаданың шушы ук төрендә ул 2018 елда – III, 2019 һәм 2020 елларда II урынны яулаган иде.
- Спартакиадага барлыгы 9 кеше бардык. Мылтык белән атудан тыш, анда катнашучылар йөзү, дартс, өстәл теннисы, йөгерү һәм эстафетада көч сынаштылар. Бәйгегә безне Россия пенсионерлар берлегенең Сарман бүлекчәсе рәисе Нурсинә Хәйруллина оештырып алып барды. Киләчәктә дә җиңүләребез булып торсын иде, - диде Галия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев