Футбол сезоны төгәлләнде
Агымдагы елның футбол сезоны төгәлләнде. Ир-ат командалары арасындагы республика беренчелегендә Җәлил поселогының "Нефтяник" командасы, Чистай, Бөгелмә, Урыссу, Минзәлә командаларын артта калдырып, призлы IV урынны яулады. Дүрт айга сузылган сезон киеренке көрәштә үтте. Командада - 26 спортсмен. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, "Җәлилнефть" идарәсе, "Татспецтранспорт", "НКТ-Сервис" җәмгыятьләре һәм башка предприятие хезмәткәрләре...
Агымдагы елның футбол сезоны төгәлләнде. Ир-ат командалары арасындагы республика беренчелегендә Җәлил поселогының "Нефтяник" командасы, Чистай, Бөгелмә, Урыссу, Минзәлә командаларын артта калдырып, призлы IV урынны яулады.
Дүрт айга сузылган сезон киеренке көрәштә үтте. Командада - 26 спортсмен. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, "Җәлилнефть" идарәсе, "Татспецтранспорт", "НКТ-Сервис" җәмгыятьләре һәм башка предприятие хезмәткәрләре бар.
Футбол сезоны вакытында команда алты уенда җиңү яулады, ике уенны "ничья"га уйнады, алты уенда оттырды, шулай итеп, 20 очко җыйды. Барлык уеннар да "Советский спорт" газетасында чагылдырылды. Шунысы да куанычлы: "өй" уеннарын ТР Футбол федерациясе поселокта үткәрергә рөхсәт итте. Моның өчен май аенда Казаннан махсус комиссия килде һәм футбол мәйданчыгын тикшерде. Әйтелгән кимчелекләр бетерелде. Нәтиҗәдә поселокта күп уеннар уздырылды. Ә бит соңгы өч сезонда без чит футбол кырларында уйнаган идек. Әлбәттә, футбол мәйданчыгының тагы да яхшырак булуын теләр идек, ни дисәң дә, футбол поселокта иң беренче спорт төре булган. Безнең спортчылар ул еллар традицияләренә әле дә тугры.
Җәлил икенче мәктәбенең 11 нче класс укучысы - сакчы Илназ Зарипов, "ГМС-групп" җәмгыяте хезмәткәре - ярымсакчы Илдус Яруллин, капкачылар Артем Шәрәфетдинов (Җәлил технологик транспорт идарәсе), Руслан Камалов, һөҗүмче Рөстәм Вилданов, команда капитаны Илнур Фәтхуллинның ("Җәлилнефть") уеннарын аерым билгеләп үтәсем килә. Футбол белгечләренең фикерләре буенча иң файдалы уенчы Максим Данилов булды.
Командага транспорт, җиһазлар һәм башка төр ярдәм күрсәткән район башлыгы Н.Закировка, аның урынбасарларына, спонсорларга, һәр матч саен стадионнар тулып килгән, уенчыларга көч һәм дәрт биреп торган җанатарларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев