“Фәрит белән Ландыш яратышып яшиләр. Балалар да шулар үрнәгендә үсә”
Җәмгыять

“Фәрит белән Ландыш яратышып яшиләр. Балалар да шулар үрнәгендә үсә”

Инстаграмда иң көтеп алына торган видеоларның берсе Ландыш Нигъмәтҗанованың балалары катнашындагы видеолар. Бигрәк тә кызы - Ләйләне ярата халык. Хәзер балалар катнашындагы видеоларда әти кеше - Фәрит Таишевны да күрергә мөмкин. Инстаграмчылар әлеге күренешне дә бик нык үз итте. Видео астына берсеннән-берсе җылы сүзләр калдыралар. Менә кемнәр үрнәгендә бала тәрбияләргә...

Инстаграмда иң көтеп алына торган видеоларның берсе Ландыш Нигъмәтҗанованың балалары катнашындагы видеолар. Бигрәк тә кызы - Ләйләне ярата халык. Хәзер балалар катнашындагы видеоларда әти кеше - Фәрит Таишевны да күрергә мөмкин.

Инстаграмчылар әлеге күренешне дә бик нык үз итте. Видео астына берсеннән-берсе җылы сүзләр калдыралар. Менә кемнәр үрнәгендә бала тәрбияләргә кирәк икән!

- Фәрит белән Ландыш яратышып яшиләр. Балалар да шулар үрнәгендә үсә.

- Чип-чиста татарча сөйләшәсез. Сокланып туеп булмый.

- Мондый татар җанлы әти-әниләребез булганда татар телебез бетмәячәк әле. Телгә мәхәббәт, кешеләр белән аралашырга өйрәтү, дөрес тәрбия, туганлык хисләрен тәрбияләү гаиләдән башлана.

- Балаларыгыз сезнең картлыгыгызда игътибарлы, ярдәмчел булачаклар. Чөнки тәрбияне шулай бирәсез.

http://sabantuytatar.ru


Нет комментариев