Фитр сәдакасын кемгә бирергә?
Ул Ураза гаете алдыннан бирелергә тиеш.
Сәдаканы үз әти-әниеңә, әби-бабаңа һәм үз балаларыңа бирергә ярамый, чөнки алар болай да кешенең даими тәрбиясендә булырга тиешләр. Фитр сәдакасын мохтаҗ булган башка мөселман туганнарга, күрше-күләнгә, күп балалы гаиләләргә (мохтаҗ булсалар), ялгызы балалар тәрбияләүче толларга бирергә мөмкин. Мәчет яки зират ихтыяҗларына да, кешеләргә операция ясау яисә башка максатларга да фитр сәдакасы бирелмәс, чөнки бу очракта аның максаты үтәлмичә кала. Әгәр мәчеттә тиешле кешеләргә тапшыру нияте белән фитр сәдакасы җыю оештырылса, бу очракта мәчеткә тапшырырга ярый.
Мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесе өстендә Рамазан ае ахырында фитр сәдакасы бирү мәҗбүри булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев