Фатирда ничә хайван асрарга була? Татарстанда яңа нормалар тәкъдим иттеләр
Татарстанда күпфатирлы йортларда хайваннар асрау буенча нормалар кертү мөмкинлеге карала. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Документ бер хайванга туры килә торган мәйдан нормасын билгеләүне күздә тота. Проект буенча, күпфатирлы йортның торак бүлмәләрендә гомуми мәйданның һәр 18 квадрат метрында бер эттән яки бер мәчедән артык асрарга рөхсәт ителми.
Моннан тыш, аерым торак төрләре өчен чикләүләр кертергә тәкъдим ителә. Шул исәптән, коммуналь фатирларда һәм берничә гаилә яшәгән бүлмәләрдә куркыныч тудырырга мөмкин булган эт токымнарын асрауны тыеп кую планлаштырыла.
Искәртеп узабыз, моннан алда Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марченко да, торак мәйданына карап, фатирлардагы этләр һәм мәчеләр санын чикләүне тәкъдим итүче закон проектын парламентның түбәнге палатасына карауга керткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев