Фәрит Хөснуллин торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Торак-коммуналь комплексы – районның иң катлаулы һәм күп вазифалы өлкәләренең берсе. Тырыш хезмәтегез белән Сарман районы инфраструктурасының үсеш сәләтен тәэмин итеп, сез халыкның яшәү шартларын яхшыртуга зур өлеш кертәсез, тормышны уңайлырак итәсез.
Һөнәри традицияләрне дәвам итеп, районыбызда мөһимнәрдән саналган әлеге тармакны үстерүгә керткән өлешләре өчен торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында намус белән хезмәт итүче һәркемгә, барлык тармак ветераннарына зур рәхмәтемне җиткерәм.
Cезнең җиңелләрдән булмаган хезмәтегез һәр йортка иминлек китерсен, үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык, бәхет телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев