Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә: юлларда бозлавык булырга мөмкин
Бүген, 10 ноябрьдә, Татарстанда болытлы, әмма вакыты белән аязучан һава торышы көтелә. Республика территориясенең кайбер урыннарында яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.