САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эсседән ничек сакланырга: табиб киңәшләре

Табиб билгеләп үткәнчә, эссе суккан кешене күләгәле, салкынча урынга күчереп, аркасына яткырырга, аяк очын бераз күтәртеп куярга кирәк.

Түбән Кама үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Светлана Особливая эсседән саклану чаралары турында сөйләде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, эссе һава торышында өлкәннәр, балалар һәм инвалидлар сәламәтлеге аеруча куркыныч астында.

Урамга чыкканда, ачык төстәге киҗе-мамык тукымадан тегелгән кием кию яхшырак. Көн дәвамында, мөмкин булганча, юыну яки душ керү дә эсселекне җиңелрәк кичерергә булышачак.

«Мондый челләдә безгә эссе климатлы кайбер илләрнең традицияләрен үзләштерергә кирәк. Әйтик, Испаниядә көндезге 12 дән кичке 4кә кадәр урамнар буш: кешеләр өйләрендә яки офисларда утыра. Ә бездә кояшның иң кыздырган чагында барысы да каядыр йөгерә. Тагын бер мөһим кагыйдә — сусаганны көтеп тормыйча, күбрәк су эчегез. Яшел чәй эчәргә була, әмма бернинди алкоголь дә, татлы газлы сулар да, хәтта салкыннарын да эчәргә ярамый!» — ди табиб.

Шулай ук, Светлана Особливая сүзләренчә, авыр эшкәртелә торган ит ризыкларыннан баш тартып, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бигрәк тә ташкабак, баклажан, кыярны күбрәк куллану хуплана.

Кондиционерлардан да дөрес файдаланырга кирәк. Аларны салкын режимга куеп, соңрак эссегә чыксагыз, организмга авырга туры киләчәк. Кондиционер өчен иң кулай температура 25 °С, вентилятордән файдалансагыз, тагын да яхшырак.

«Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә табиб язган даруларны вакытында кабул итәргә һәм кан басымын ешрак үлчәп торырга кирәк. Төшке аштан соң йөрәк авырулы кешеләргә кояштан качу яхшы, аеруча бакчада эшләргә ярамый, — дип өстәде Светлана Особливая. — Балаларны да кояшта йөртмәскә кирәк, пляж һәм урамдагы уеннардан тыелып тору яхшы. Ярты сәгать саен балага берничә йотым су эчерегез».

Табиб билгеләп үткәнчә, эссе суккан кешене күләгәле, салкынча урынга күчереп, аркасына яткырырга, аяк очын бераз күтәреп куярга кирәк. Тәнен дымлы чүпрәк белән сөртү дә яхшы. Әлбәттә, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

 Спорт белән шөгыльләнү һәм саф һавада йөрүне иртәнге яки кичке сәгатьләргә күчерү яхшырак, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/22-08-2021/tatarstan-tabiby-essed-n-saklanu-chen-ki-shl-r-birde-5834639

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев