САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эш эзләүчеләр игътибарына: республикада 52 меңнән артык вакансия бар

Татарстанның хезмәт базарында эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы түбәнлеккә төште: бүгенге көндә республикада рәсми рәвештә 3 716 кеше генә эшсез булып санала, бу икътисади актив халыкның 0,18 процентын гына тәшкил итә.

Шул ук вакытта эш бирүчеләрнең кадрларга ихтыяҗы бик югары булып кала — «Россиядә эш» платформасында 52,4 меңнән артык буш эш урыны теркәлгән, димәк, һәр эш эзләүчегә 14 вакансия тәкъдим ителә. «Татар-информ» агентлыгы республика Мәшгульлек үзәге мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, ел башыннан үзәккә мөрәҗәгать итүчеләрнең 37 проценты инде эшкә урнашкан. Иң зур кадрлар кытлыгы төзелеш тармагында күзәтелә (барлык вакансияләрнең 59 проценты), шулай ук сәнәгать (16 процент), мәгариф (6 процент), сәламәтлек саклау (4 процент) һәм транспорт (3 процент) өлкәләрендә белгечләргә сорау зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев