Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан Татарстан урманчылары 2 мең гектарга якын урманны тикшергән

Татарстан урманчылары быелгы елда 1930 гектар мәйданда урман патологиясе тикшерүе үткәргән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгәтуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

– Урманнарның торышы турында ышанычлы мәгълүмат алу һәм кирәк булганда санитар-сәламәтләндерү чаралары планын төзү өчен бу тикшерүләр үткәрелә. Төп максат – урман үсентеләрен авырулардан, корткычлардан һәм башка тискәре факторлардан саклау, – дип билгеләп үтте ул.

Спикер мәгълүматлары буенча, республикада 320 гектар мәйданда санитар-сәламәтләндерү эшләре дә башкарылган.

– Эшләнгән эш урманнарның санитар хәлен яхшыртырга һәм үсентеләрнеңбиологик тотрыклылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип өстәде Сөнгәтуллин.

Урман утыртмаларын патология тикшерү һәм санитар-сәламәтләндерү чаралары «Экологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты төп максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев