САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчке эшләр бүлегендә – яңа җитәкче

Агымдагы елның 28 январеннан Олег Камалюков безнең районда эчке эшләр бүлеген җитәкли.

Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы итеп полиция подполковнигы Камалюков Олег Минзекрем улы билгеләнде.

Ул 1967 елның 17 июлендә Аксубай районы Мюд поселогында туган. Югары белемле, Казан авыл хуҗалыгы институтын һәм Түбән Новгород эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаган. Ике дәүләт телен дә яхшы белә. Фидакарь хезмәте өчен, Россиянең I,II,III дәрәҗә “Хезмәтендәге казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Ике ел өлкән укчы булып хәрби хезмәт үтеп кайтканнан соң, Олег Минзекрем улы Зәй шәһәренең эчке эшләр бүлегенә эшкә билгеләнә. Икътисад буенча җинаятьләрне ачыклау бүлекчәсендә оперуполномоченный, аннан җитәкче була. 2011 елда аны Зәй районы буенча эчке эшләр бүлегенең полиция бүлеге начальнигы урынбасары итеп билгелиләр. Өч елдан Алабуга шәһәренә эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары буларак күчерәләр. Агымдагы елның 28 январеннан Олег Камалюков безнең районда эчке эшләр бүлеген җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев