САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дуслыкка юллар киң

Районда Татарстан халыклары Ассамблеясының вәкиллеге эшли.

Билгеле булганча, халыклар арасындагы дуслык һәм бердәмлек дөньяда тынычлыкны саклау, илләрнең икътисади яктан чәчәк атуы өчен бик әһәмиятле. Бу максаттан илебездә, республикада һәм районыбызда Халыклар дуслыгы йортлары, төрле милләтләрнең автономияләре һәм җәмгыятьләре эшләп килә. Ә безнең районда Татарстан халыклары Ассамблеясының вәкиллеге эшли. Аның эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт? Вәкиллекнең җитәкчесе, Җәлил поселогы Мәдәният сарае директоры Лилия Шәймөхәммәтова белән сөйләшүебез – шул хакта. 

 – Лилия Тәлгатовна, районда вәкиллек кайчаннан бирле эшли һәм аның максаты нинди?

 – Иң элек бераз тарихка тукталып үтик. 1992 елда Татарстанның ул чактагы җитәкчесе Минтимер Шәймиев катнашында Татарстан халыкларының беренче съезды үткәрелде һәм анда милли-мәдәни оешмаларның ассоциациясен төзү турында резолюция кабул ителде. 2007 елда үткәрелгән икенче съездда «ассоциация» «ассамблея»га үзгәртелде. Аның эшчәнлеге республикадагы барлык этно-мәдәни хәрәкәтне үз эченә ала. Аның составына 262 милли-иҗтимагый, 40 милли-мәдәни берләшмә керә. 2023 елның октябрендә районда да Ассамблеяның вәкиллеге оештырылды. Ул районда яшәүче милләтләрнең милли-мәдәни үсешенә ярдәм итү, аларның этно-мәдәни мөстәкыйльлеген саклау, милләтара һәм конфессияара дуслыкны ныгыту кебек мәсьәләләрне хәл итә. Без үз эшчәнлегебезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Сарман бүлекчәсе (җитәкчесе – Нияз Тимербаев), «Рус милли-мәдәни җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасының Сарман районы бүлекчәсе (совет рәисе – Александр Еремин), керәшеннәрнең иҗтимагый хәрәкәте (җитәкчесе – Александр Андров), «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе (җитәкчесе – Ильмира Салихова) белән берлектә алып барабыз. 

 – Ассамблея вәкиллегенең бурычлары нидән гыйбарәт?

 – Безнең төп бурычларыбыз – телне, милли мәдәният һәм мәгарифне, район территориясендә яшәүче халыкларның һөнәрчелеген саклау, төрле халыкларның дус һәм үзара аңлашып яшәвенә ярдәм итү, халыкара мәсьәләләрне дусларча хәл итү һәм башкалар. 

 – Халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту һәм саклау районда ничек тормышка ашырыла?

 – Төрле милләтләр арасындагы дуслыкны ныгытуда мәдәният зур роль уйный. Дуслык урнаштыру өчен, башка милләтләрнең гореф-гадәтләрен, яшәешен белергә кирәк. Бер-береңне аңлаганда, мәдәни традицияләрне хөрмәт иткәндә, дуслык урнаштыру, ныгыту, тынычлыкны саклау күпкә җиңелрәк. Әйтик, татарның Сабан туе, керәшеннәрнең Питрау, славяннарның Май чабу бәйрәмнәре күптән инде районда яшәүче барлык милләт вәкилләренең яраткан, уртак бәйрәмнәренә әверелделәр. Районда яшәүче башка милләт вәкилләре дә үз милли бәйрәмнәрен билгеләп үтә, мәдәниятләрен саклый һәм үз телләрендә аралаша алалар. 

 – Димәк, районда эшләп килүче милли ансамбльләр дә изге эшне тормышка ашырырга ярдәм итәләр.   

 – Әйе, безнең сан ягыннан күпчелекне тәшкил иткән татар, «Рябинушка», «Родники» кебек рус халык, керәшеннәрнең «Игәнә», «Айбагыр» кебек ансамбльләре эшләп килә. Җәлил мәдәният йорты каршында Вероника Гамирова җитәкчелегендәге үрнәк «Апрель» бию коллективы күп еллардан бирле төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүләр һәм призлы урыннар яулый. Әлеге ансамбльнең үзенчәлеге шунда – ул төрле халык биюләре белән дан тота. Райондашларыбыз Халыклар бердәмлеге бәйрәме көннәрендә үткәрелә торган этнографик диктантта да актив катнашалар. Аның быел юбилей елы – унынчы тапкыр уздырыла. Ул да кешеләрне төрле милләтләрнең мәдәнияте белән таныштыру һәм мәдәни төрлелекне саклау максатыннан үткәрелә. Районда эшләп килүче милли җәмгыятьләр, җыр һәм бию ансамбльләре, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, башкалабыз Казанда үткәреләчәк чараларда да катнашачаклар.

 – Әңгәмәгез өчен рәхмәт! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев