Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дөнья чемпионатында Татарстан данын яклаган райондашыбыз Эльвина Рәхмәтуллина үз белемен башкаларга да өйрәтә

“Нәрсә соң ул матурлык? Матурлыкны күрә белү — Үзе дә — чын батырлык”, — дип язган бер каләм иясе. Әйе, матурлык төшенчәсен бер сүз белән генә аңлатып булмый.

Һәркем аны төрлечә аңлый. Берәүгә матур тоелган нәрсә икенчебезгә бөтенләй ошамаска мөмкин. Кешелек өчен матурлык идеалы кайда, кайчан һәм нинди булган соң? Дөрес, моңа җавап табуы кыен. Тышкы һәм эчке матурлык бар, әмма алар бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Ник, дигәндә, матур кеше матурлыкны күрә белә, шул рәвешле башкаларга да матурлык өләшә. 

Хәтерләсәгез, үткән елның ноябрь ахырында Сочи шәһәрендә чәчтараш сәнгате буенча узган дөнья Чемпионаты һәм анда катнашкан Азалак авылы кызы Эльвина Рәхмәтуллина хакында “Сарман” газетасында язган идек. Ул Татарстанга өч призлы урын, шул исәптән бронза медале алып кайтты, ә чәч кисү номинациясендә дөнья чемпионы исемен яулады. 46 илдән 3000 оста катнашкан бу бәйге 21 гасырның иң күләмле Чемпионаты буларак Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. 

Рәсәй җыелма командасы составында чыгыш ясаган райондашыбыз Сарманда матурлык үзәге һәм аның каршында матурлык мәктәбе ачты. Бүгенге көндә ул укучылар җыя.

 

Эльвина Гөлүс кызының матурлык булдыру дөньясына аяк басуы маникюр ясаудан башлана. Аннары ул тышкы матурлыкны булдыру — керфек һәм чәч ясау серләрен үзләштерә. Киңкырлы хезмәте нәтиҗәсендә, үзенә бик күп клиентлар җәлеп итә ала. Ә 2023 елда чәч кисү, прическа ясау белән шөгыльләнә башлый ул. Үҗәт, максатчан кыз һөнәри белем алу хакындагы хыялын да тормышка ашыра. Халыкара парикмахерлык сәнгатенә нигез салган Георгий Кот аны Сочи чемпионатында күреп калган һәм остаз булырга чакырган. Эльвина, аттестация үтеп, бүгенге көндә үзе тренер-судья булырга әзерләнә.

Эльвинаның Сармандагы матурлык үзәген без дә барып күрдек. Ул саклык банкы бинасының икенче катында урнашкан. Бүлмәләрдәге зәвыклылык, җылы мохит, оригинальлек, беренче аяк басуга ук, үзенә тартып тора, күңелне дә ял иттерә. Анда гүзәллек хөкем сөрә, матурлык яши. Биредә барлык төр хезмәтләргә дә өйрәнергә мөмкин. Чәч кисү, буяу, маникюр, педикюр, керфек-каш ясау серләренә нибары биш көн эчендә өйрәтәчәк тәҗрибәле белгеч теорияне үз эшләре белән раслап күрсәтәчәк. Укып бетергәч, студентлар дипломлы белгечләр булачаклар, чөнки бу дәүләт үрнәгендәге документ алу хокукы бирә.

Мәктәпнең өстенлеге шунда ки, биредә барлык төр эш коралларын кулланып карау мөмкинлеге булачак. Гадәттә, башка уку йортларында белем алганда, аларны үзеңә сатып алырга туры килә. Ә монда бар нәрсә — кул астында, уңайлырагын сайлап кына ал. Үземнең тәҗрибәмнән чыгып караганда, бу бик уңайлы. Барысын да тотып, эшләп карауга җитми инде. Укып бетергәч, эшне дә читтән эзләп йөрисе булмый, квалификацияле белгечләрне эш белән тәэмин итү мөмкинлеге дә карала, — ди Эльвина.

Азалакта матурлык салоны булдырган райондашыбыз, авылда яшәп тә, уңышлы эш алып бару үрнәге күрсәтә. Хезмәтендә ярдәм иткән тормыш иптәшенә рәхмәтле ул.

Матурлык үзәген шәһәрдә ачарга тәкъдим иткәннәр иде. Әмма мин Сарманны сайладым, чөнки ул башка районнар өчен дә үзәк булып тора, — диде белгеч. 

 

Эльвина үз алдына тагын бер максат куйган — ул чираттагы чемпионатка үз командасын туплап барырга тели. Кыскасы, ул — оста белгеч кенә түгел, ә үзенең тәҗрибәсен яшь буынга тапшырырга әзер остаз да. Сармандагы матурлык үзәге — аның бу юнәлештәге беренче, әмма ышанычлы адымы. Аның уңышлы булуын телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев