Диас һәм Рияз Әхмәдуллиннар абый булдылар
Рамил һәм Эльвира Әхмәдуллиннар гаиләсендә агымдагы елның 26 мартында көтеп алынган сабый – кечкенә Алисә дөньяга килде.
Ике малайдан соң Аллаһ Тәгалә яшь әти белән әнине кызлы итте. Бүген гаиләне шатлыклы көннәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, бүләк сертификаты, чәчәк бәйләме, малайларга һәм нәни кызга истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да изге теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев